Тәскирә Зарипова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Тәскирә Сабир кызы Түбән Кама районында туа, әтисе Сабир Ислам улы хәрби хезмәткәр булганлыктан, аларга Татарстанның күп кенә районнарында яшәргә туры килә.
Сугыш башланганда, алар Чистай районы Каргалы авылында яшәгәннәр.
- Ул елларда без 13-14 яшьлек кызлар һәм малайлар идек, колхозга булыштык, басуда, ындыр табагында эшләдек.
Беркем дә зарланмады, балалар булсак та, үз хезмәтебез белән фронтка, солдатларга булышуыбызны яхшы аңлый идек, - дип искә ала ул авыр елларны.
Әтиләре Бөек Җиңүгә берничә атна вакыт калганда гына, 1945 елның апрелендә Кёнисберг шәһәрендә һәлак була.
Сугыштан соң, ул Казан педагогика институтын тәмамлый, аны Яшел Үзән районына эшкә җибәрәләр, биредә, җирле мәктәптә, ул үзенең булачак ире Мәгъсүм Кәбир улы белән таныша. 1958 елда ирле-хатынлы Шәлегә эшкә җибәрелә, Тәскирә Сабировна гомере буе рус теле һәм әдәбиятын, ә тормыш иптәше – математика фәнен укыта.
Бергә алар өч кыз тәрбияләп үстерәләр, балалары да укытучы һөнәрен сайлыйлар.
Үз хезмәтләре өчен Тәскирә Сабировна СССРның “Хезмәттәге казанышлары өчен”, “Халык мәгариф отличнигы”, “Хезмәт ветераны” күкрәк билгеләре белән бүләкләнә.
Ул элек келәм тукыган, күргәзмәләрдә катнашкан, бу эшкә якташларын өйрәткән.
Хәзер сканвордлар, кроссвордлар чишергә ярата, шулай ук раскраскалар буйый.
Ул әле җанатар да, яраткан хоккей яки футбол командасы уйнаса, төнлә дә карый. Футбол буенча дөнья чемпионатының бер генә уенын да карамый калдырмый, шулай ук Казанның “Ак Барс” һәм “Рубин” командалары өчен дә җан ата.
Кызлары һәм оныкларына хуҗалыкта булыша.
Аны туксан яшьлек юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Азат Шәйхисламов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рәшидә Сәхәбиева, ветераннары Советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина, Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗинов, җирле мәктәп директоры Миңзифа Хәсәнова килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа