Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туендыручысын югалтучыларга пенсия билгеләүнең яңа кагыйдәләре кертелә

Яңа кагыйдә 80 яшькә җиткән кешеләргә кагыла.

Быелдан башлап туендыручысын югалтучыларга иминият пенсиясен картлык буенча иминият пенсиясе итеп үзгәртү өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итү кирәк түгел.

Яңа кагыйдә 80 яшькә җиткән гражданнарга кагыла, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Хакасия бүлеге матбугат хезмәте.

Фонд ай саен мондый кешеләрнең исемлеген әзерли. Һәр очрак аерым карала, әгәр үзгәреш пенсия суммасын арттырырга ярдәм итсә, белгечләр гражданны түләүнең башка төренә үзләре күчерә. Элегрәк моны кеше үзе гариза язса гына эшләп була иде.

Исегезгә төшерәбез, бу айда Россия пенсионерлары 5,9 проценттан 8,6 процентка кадәр кабаттан индексацияләнгән пенсия алды. Мондый түләүләрне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләүне Россия Президенты Владимир Путин йөкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса