Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган якның тарихи урыннары

Туган ягыбызга кайткач, Керәшен Сәрдәсе авылында урнашкан музейга кердек. Безне ачык йөз белән музейның фәнни хезмәткәре Олег Александрович Волков каршы алды.

Музейда, үткән гасырга сәяхәт итәрлек, хәзерге тормыш белән чагыштырып карарлык бик күп материаллар тупланган. Музей бинасы үзе дә зур тарихи истәлек булып тора. Бу ике катлы бинаны, кызыл кирпечтән матур итеп, 1860 нчы елларда Максимов Николай Максимович салдырган. Николай Максимовичның ике улы, Фёдор һәм Гурий, үзләренә Сердинский фамилиясен алалар. Бу музей йорты татар халык язучысы Ибраһим Гази белән дә бәйләнгән.  Аның булачак хатыны, Агриппина Гурьевна Сердинская, 15 яшенә кадәр (1930 нчы  елларга кадәр) бабасы салган йортта яши. Бәлки бу йортка Агриппина Гурьевна  исеме белән  истәлекле такта куярга кирәктер, дип уйлыйбыз.

Без, башлангыч классларда (1954-1956 нчы ел лар),  Максимовлар ташлап  киткән шушы бинада укыдык. Беренче катта 1-2 класслар, икенче катта 3-4 класслар иде.

Югарыда әйткәнемчә, хәзерге вакытта Сәрдә музеенда ата-бабаларыбызның үткәннәре һәм хәзерге вакытта ихтирамга лаеклы авылдашларыбыз турында мәгълүматлар күп.  Музейда  борынгы бабаларыбызның эш кораллары, кием-салымнары, көнкүреш әйберләре, йорт җиһазлары пөхтә итеп, тәртипләп урнаштырылган.

Беренче бөтендөнья сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз,  туган җирне саклап яу кырында ятып калган һәм исән кайткан якташларыбыз турында документлар пөхтә итеп папкаларга тупланган, кадерләп саклана. Даими рәвештә  бу папкалар яңа исемнәр белән тулыландырыла.

Биредә безнең әтиебез, Цыганов Макар Кузьмич, турында да материаллар бар икән. Ул 17 яшеннән  Беренче бөтендөнья сугышына чыгып киткән. Ул елларда солдатларны  Лаеш өязенә җыйганнар. Гомумән, әтиебез өч сугышта катнашкан (Беренче бөтендөнья сугышы, 19141917; Гражданнар  сугышы, 1917-1921; Бөек Ватан сугышы, 1941-1945). Бөек Ватансугышыннан  икенче группа инвалид булып (күзе сукыраеп) кайта. Әтиебез яшь вакытта көрәшче, матур егет булган.  1953 елда  Казанда күзләренә операция ясыйлар. Сугыш инвалиды буларак, әти  4 сум 90 тиен пенсия алды (ул вакытта сугыш инвалидының бәясе). Колхозчыларга пенсия (12 сум) бирә башлагач, әтигә колхозчы пенсиясенә күчәргә тәкъдим иткәннәр иде, ул аны кире какты. Без, алты бала, әти пенсиясенә генә яши алмаган булыр идек. Әнинең тырыш хезмәте аркасында тамагыбыз ач булмады.

Сәрдә авылы уртасында кечкенә генә инеш бар. “Атау”да аның яры текә, биек. Музейда, шул таудан колхоз фермаларын төзү өчен (сугыштан соңгы 1950-1956 еллар),  таш чыгаручы  Семенов Дмитрий Егоровичның оныкчыгы – Россия Герое Додосов Иван Алексеевич турында да материаллар тупланган.

Керәшен Сәрдәсендәге музей авыл халкының зур горурлыгы. Музейдагы материаллар, данлы исемнәр  хәзерге һәм киләчәк  буыннар өчен дә зур үрнәк булырлык.

Керәшен халкының тарихи истәлекләрен эзләүче, югалтмыйча туплаучы, саклаучы, даими яңа материаллар белән тулыландырып торучы – музейның фәнни хезмәткәре Олег Александрович Волковның тырыш хезмәте олы хөрмәткә лаек. Моңа музейдагы материаллар дәлил булып тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса