“Туган җир – изге нигез”
Кече Ватанга карата мәхәббәт бишектән башлана һәм мәңгелеккә күңелгә сеңеп кала. Берәүләр туган җирләренә карата булган бу җылы һәм нык хисләрне кечкенәдән үк аңлый, ә кайберәүләр дөньяның төрле почмаклары белән танышу өчен ата-ана йортыннан еракка чыгып киткәч кенә төшенә башлый. Безнең герой Руслан Хәлилов кайда гына булмасын, Пановка аның күңеленнән чыкмый. Биредә ул дөньяга килгән, монда аның мәктәп еллары узган. Мөмкинлекләр һәм перспективалар эзләп, соңрак егет Казанга күчә. Әмма хәзер инде өлкән яшьтәге ир-ат авылына кунакка еш кайта, шулай ук аның беренче хәйриячесе дә.
Руслан Хәлилов Пановка авыл җирлеген үстерү коммерцияле булмаган фондын җитәкли, һәм, дөресен генә әйткәндә, әлегә аның төп иганәчесе булып тора.
Бүген, хәйрияче ярдәме белән, Пановка авылында мәчет төзелә, чиркәү ремонтлана. Мәчет 2020 елның июлендә үк ачылыр дип планлаштырыла, хәзер кызыл кирпечтән стеналар салына. Булачак мөселманнар бинасы янында дини бәйрәмнәр узачак мәйданчыкны төзекләндерәчәкләр. Аны яшел үсентеләр белән бизәячәкләр. Мәчет территориясен койма белән тотып алачаклар.
Мәчет янындагы бер матур урын – буа бар инде, аны төзекләндерүдә дә Руслан Хәлиловның өлеше зур. Сулык янына эскәмияләр куйганнар, яктылык урнаштырганнар, ә иң мөһиме - биредә асфальт юл салганнар, ул Пановканы Новоселок авылы белән тоташтыра. Хәзер анда яшәүчеләр авылга кадәр, пановкалылар белән бергәләп ял итү өчен буа янына резин итекләрдән түгел, туфлиләрдән киләләр.
- Мин үзем ислам тарафдары булсам да, әнием һәм хатынымның әнисе – христианнар, шуңа күрә ике динне дә хөрмәт итәм. Җирле чиркәүдә без еш кына келәүгә заказ бирәбез, мин чиркәү проблемалары белән кызыксынам, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Күптән түгел без Павел атакай белән гыйбадәтханә ихтыяҗлары турында фикер алыштык һәм булган барлык штукатурканы сүтәргә кирәк дигән карарга килдек. Эшчеләр ком-цемент катнашмасы белән борынгы стил буенча эшләделәр. Яңартылган фасадка зыян килмәсен өчен, хәзер тирә-юньгә ясалма ерганаклар урнаштырабыз. Тиздән акрынлап эчке эшләргә күчәчәкбез. Шулай ук гыйбадәтханә территориясендә дә матур мәйданчык булдырырга телибез. Христианнар йортына халык күп йөри, кешеләр якшәмбе көнне дә, көндәлек келәүгә дә киләләр. Чиркәүгә мөмкин кадәр озаграк ремонт таләп ителмәвен телибез, шуңа күрә эшләр сыйфатлы, яхшы итеп башкарыла, - дип сөйләде безгә Руслан Хәлилов.
Берничә ел элек җирле чишмә янында төзелгән купельне төзекләндерүдә дә хәйрияченең турыдан-туры катнашы бар. Шулай да территория яңартуга мохтаҗ иде. Хәзер купель яны гүзәллеккә күмелде. Ир-ат моның белән генә тукталып калырга җыенмый, аның киләчәктә авылны яхшырту өчен планнары күп. Руслан Хәлиловны, беренче чиратта, юлларның торышы борчый, шуңа күрә ул бу мәсьәләгә зур игътибар бирергә тели. Ул Пановканың һәр урамына асфальт юл салырга хыяллана.
- Бу юнәлештә авыл халкы белән бергә, үзара салым программасы буенча эшләргә кирәк дип уйлыйм, - ди Руслан Хәлилов. – Уртак көч белән без авылыбызның районда иң асфальтланган булуына ирешә алабыз, - дип ышанычлы төстә белдерә ир-ат.
Шулай ук ул авылда туризмны үстерергә телим, дип белдерде. Моның өчен авылның капма-каршы ягында урнашачак чишмә төзү идеясе бар. Анда питрәчлеләр генә түгел, татарстанлылар да килә, табигать матурлыкларын күреп, буада балык тота алачак.
Руслан Хәлиловның игелекле эшләрен гаиләсе, әлбәттә, хуплый.
- Хатыным Вера, минем кебек үк, Пановкада туып-үсте. Биредә безнең туганнар – иң якын кешеләребез яши. Кече Ватаныбыз проблемаларына ничек битараф карый алыйк инде?
Барлык гамәлләр чын күңелдән башкарылырга тиеш. Мине бу җиргә карата зур, эчкерсез һәм чиста мәхәббәт илһамландыра. Минемчә, бу мөмкин булган иң яхшы һәм игелекле эш.
Кемдер Европада ял итәргә тели, ә миңа Пановкада ял итү - балык тоту, ауга йөрү, якыннарым белән вакыт үткәрү ошый. Димәк, биредә матур һәм уңайлы булырга тиеш, - ди Руслан Хәлилов.
Авыл халкы хәйриячегә көчен дә, акчасын да кызганмаган өчен чиксез рәхмәтле.

- Руслан Хәлиловтан тыш, бездә тагын бер шундый ук кеше бар. Ул - Юрий Петрович Лопоухов, җирле ветераннар Советы рәисе, - диде Пановка авыл җирлеге башлыгы Олег Козырев. – Ул бездә булган барлык уңай вакыйгаларның инициаторы. Аның идеяләре акрынлап безнең ярдәмчел якташларыбыз ярдәме һәм актив катнашында тормышка ашырыла. Без халык өчен ял итү үзәге булдырырга планлаштырабыз. Хәзер яңа “Дан аллеясы” янында балалар мәйданчыгы җиһазландырыла, биредә инде волейбол мәйданчыгы бар, киләчәктә – зур булмаган футбол кыры, яшьләр өчен фитнес-зоналар барлыкка килергә тиеш. Юрий Петрович оештыру эшләре белән шөгыльләнә һәм барыбызны да казанышларга этәрә, - дип билгеләп үтә Олег Козырев, елмаеп.
Ул шулай ук авыл үсешенә җирле колония җитәкчелеге дә зур өлеш кертүен искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia