Туган җире үсешенә зур өлеш керткән шәхес
Кеше үз гомерендә бик күп мөһим карарлар кабул итә, хәлиткеч гамәлләр кыла, нәрсәдер үзгәртә, ә кайвакыт әйләнә-тирәдәгеләр тормышына зур йогынты ясый.
Шундый кешеләр бар, алар сүзләре, эш-гамәлләре белән күпләрнең, тулаем авылларның, районның язмышына үзгәреш кертә. Әлбәттә инде, бу кешедән зур җаваплылык, тәвәккәллек таләп итә. Кешегә башкарган эш-гамәлләренә карап бәя бирәләр, вакытлар үтү белән аны бөтенләй оныталар яки бик озак вакытлар буена хәтерләрендә саклыйлар. Шәйхулла Насыйбуллинны да питрәчлеләр районыбыз, аның халкы хакына кылган эш-гамәлләре өчен һәрчак рәхмәт сүзләре белән генә искә алачак һәм аны онытмаячаклар дип тулы хокук белән әйтеп була. Яшәү гүзәллеге - кылган изге гамәлләрдә, кешеләр хәтерендә һәм күңелендә калган күркәм эшләрдә, ди халкыбыз.
Шәйхулла Насыйбуллин Салкын Чишмә авылында колхозчы гаиләсендә туып-үскән. Ул биш яшендә ятим калган, аның әтисенә сугыштан алган яралары озак яшәргә ирек бирмәгән. Шәйхулла Галимулла улы балачактан бертуганнары белән әниләренә йорт эшләрендә булышкан. Шулай ук ул мәктәптә тырышып укыган.
Сигез сыйныф тәмамлаганнан соң прицепщик булып эшләгән - совхозда эшче куллар җитешмәгән, ул бернинди эштән дә курыкмаган. Шулай ук ул укуын да ташламаган. Ул вакытта Ленино-Кокушкино мәктәбе базасында эшләүче яшьләр өчен кичке мәктәп ачылган, ул шунда урта белем алган.
Аннан соң совхозда төзелеш цехында мастер булып эшләгән, тиздән аңа Казан мастерлар мәктәбендә укулар үтәргә тәкъдим итәләр, анда, нигездә, җитештерүдә эшләүче 40-50 яшьлек кешеләр укыган. Ул бу мәктәпне яхшы гына тәмамлаган.
Шәйхулла Насыйбуллинның характерын формалаштыручы тагын бер баскыч - армия. Армиядә хезмәт иткәндә ул Чехословакия вакыйгаларында катнашкан, ул сугышчы-интернационалист була. Күрсәткән батырлыклары өчен аңа СССР Оборона министры, Советлар Союзы Герое, маршал А.А.Гречко исеменнән рәхмәт белдерелә. Сугышчан һәм сәяси әзерлек отличнигы, кече лейтенант Шәйхулла Насыйбуллин срочный хезмәттән вакытыннан алда азат ителә.
Аннан әйләнеп кайткач, ул кабат туган совхозына прораб вазыйфасында эшкә урнаша. Монда ул, Ленино-Кокушкино авылында үзенең булачак тормыш иптәшен - җирле мәктәптә математика укытучысы Роза Сөләйманованы очрата, аның белән гаилә кора.
Көч-куәте ташып торган, максатчан егет балачактан ук яңалыкка, камиллеккә омтылган. Ул эш белән укуны бергә үреп алып барган, Казан төзелеш техникумының "Промышленно-гражданское строительство" бүлеген тәмамлаган. Ә соңрак - Казан авыл хуҗалыгы институтының "Авыл хуҗалыгы оештыручысы-икътисадчы" бүлеген тәмамлаган.
Тугыз еллык нәтиҗәле хезмәтеннән соң район җитәкчелеге аңа беренче җитди һәм җаваплы бурыч йөкли, ул Шәйхулла Насыйбуллин өчен ныклыкка сынау була. Аны торгызып булмаслык диярлек хәлгә җиткән ташландык участокка җитәкче итеп билгелиләр. Һәм менә дүрт елдан соң, моңа кадәр дистәләгән еллар буе бер урында торган төзелеш уңышлы тәмамлана.
Шәйхулла Галимулловичның һәртөрле авырлыкларны җиңеп чыга алуына шик калмый. Ул алга таба да беркайчан да бирешми.
Алга таба аңа Питрәч төзелеш-монтаж идарәсен җитәкләү тәкъдиме ясыйлар. Бер ел эчендә эшлекле яшь җитәкче оешманы күтәрә, хезмәт дисциплинасын ныгыта, эшчеләрне лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итә, ә район - яңа социаль объектлар белән тулылана, ә алар аз төзелмәгән.
Дүрт елдан соң, 1986 елда, язмыш аңа кабат яңа сынаулар әзерләп куйган була. "Ленино-Кокушкино" совхозы директоры үзен эштән алуларын сорый, ул чакта совхозның бурычлар, җитештерү күрсәткечләре, эшчеләрнең хезмәт хаклары түбән була.
Партия райкомы Шәйхулла Насыйбуллинга совхозны күтәрү эшен йөкли. Бу эш тә искиткеч башкарыла. Хәзерге вакытта лаеклы ялдагы эшчеләр Шәйхулла Галимуллович җитәкчелек иткән хуҗалыкның күтәрелеш чорын рәхмәт сүзләре белән генә искә ала. Ул чакта аларның тормышы бик нык үзгәрә. Предприятиенең дәүләт алдындагы бурычлары үтәлә, эш процессы җайга салына.
Шәйхулла Насыйбуллинның Питрәч районы үсешенә керткән өлеше бик зур. Аны җитәкчеләр югары бәяли, кул астында эшләүчеләр хөрмәт итә. Һәм бездә генә дә түгел. Ул бит 1990 елда Биектау районының Коркачык ЖБИ да эшли, ул чакта анда да зур проблемаларны чишә алырдай, оста җитәкче таләп ителә.
Ә 1993 елда Биектау районын Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән була. Ул принципиаль, район кешесе тормышына битараф булмаган кешене бик тиз күреп ала. Алар бергә бик күп эшләр башкаралар, авылларны газлаштыралар, юллар һәм күперләр салалар, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар төзиләр. Әмма питрәчле күңеле белән һәрвакыт туган ягына тартыла, анда да бик күп эшләр башкарырга була бит.
Шәйхулла Галимуллович Насыйбуллинга 1998 елда туган районына әйләнеп кайту мөмкинлеге туа.
Күп кенә питрәчлеләр аның хезмәтләре турында бик яхшы белә, аның башкарган эшләрен күреп белә. Шуңа да алар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына һәм Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевка мөрәҗәгать итә башлыйлар, ул әлеге үтенечләрне өйрәнә һәм Шәйхулла Галимулловичка Питрәч районын җитәкләргә тәкъдим итә.
Авыр вакытлар - туксанынчы еллар була. Фундаменталь нигезләр, халыкның җайга салынган гадәти тормыш рәвеше җимерелгән чор. Аны кабаттан төзергә, район тормышын җайга салырга кирәк була. Әлбәттә инде, моның өчен бик күп көч, вакыт, сәламәтлек таләп ителә.
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасының хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплавы һәм ярдәме белән Шәйхулла Насыйбуллин Питрәч районын җитәкләгән унбиш ел эчендә бу җир, авыллар танымаслык булып үзгәрә.
Мисал өчен, 2000 елда тулаем территориаль продукт, төзелеш, төп капиталга инвестицияләр күләме шактый арта. Районда киң үсеш алган инфраструктура барлыкка килә, хәзер ул тулысынча газлаштырылган, бик күп сандагы социаль объектлар - хастаханә, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, мәдәният йортлары, мәктәпләр, боз сарае төзелә. Унбиш ел элек буш кырлар булган урында, хәзер яңа күп фатирлы йортлар барлыкка килә, алар тулы бер поселокны тәшкил итә.
Аның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә районда мәдәният һәм спорт зур үсеш ала, талантлы спортчылар җирле ярышларда гына түгел, ә республика күләм ярышларда да югары күрсәткечләргә ирешә, зур җиңүләр яулый.
Халыкка районны заманча икътисади шартларда яңа дәрәҗәгә күтәрергә сәләтле, алга карап эш итә һәм стандарт булмаган карарлар кабул итә белүче җитәкче кирәк була. Һәм Шәйхулла Насыйбуллин нәкъ шундый җитәкче булып чыга да инде.
Шәйхулла Насыйбуллин барлык тармакларда һәр эшне җентекләп өйрәнгән, аңа төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр киңәш сорап килә. Ул хәзер дә бик күпләргә үрнәк булып тора.
Беренче чиратта - үз балалары - ике улы һәм кызы өчен, алар да җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары. Шулай ук оныклары һәм оныкчыклары өчен дә.
Шәйхулла Галимуллович хәзер дә район тормышында актив катнаша, күп кенә чараларда катнаша, тантаналы вакыйгалардан читтә калмый. Бүген дә бик күпләр көчле, акыллы һәм уңышлы җитәкче буларак аңа тиңләшергә омтылалар.
Шәйхулла Галимулла улы Насыйбуллин 50 ел дәвамында күпьеллык һәм фидакарь хезмәте өчен зур бүләкләргә лаек булган: "Мактау билгесе" ордены, күп сандагы медальләр, "Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен", Мәдәният өлкәсендәге хезмәтләре өчен", Медицина өлкәсендәге хезмәтләре өчен", "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" күкрәк билгеләре, Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамотасы, күп сандагы Рәхмәт хатлары. Аңа шулай ук "Питрәч районының Мактаулы гражданы" исеме бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа