Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган ягыбызның матурлыгын бергәләп саклыйк

Су буйларында төшкән фотосурәтләрне кабат-кабат карыйсы гына килеп тора, чөнки елга-күлләр табигатьнең иң матур урыннары.

Әмма хәзер күп кенә сулыклар буенда матур ракурс табуы кыен, кадрга пакетлар, шешәләр, яки чипсы савытлары эләкмәсен дип борчыласың. Күпләр бер нәрсә турында да уйламыйча, рәхәтләнеп ял итәргә күнеккән: килеп күңел ачалар да, кайтып та китәләр. Ә менә ял иткән урында нәрсә генә калдырмыйлар алар. Бәхеткә, бу бездә мондый гадәт юк дияргә була. Безнең районда башка төрле уйлаучы кешеләр дә аз түгел.

Берничә ел рәттән безнең илдә иртә яздан кара көзгә кадәр “Чиста яр” акциясе үтә. Оешма коллективлары, мәктәп укучылары, яшьләр туган төбәгебезнең сулыкларын үз шефлыкларына алалар, аларны чистартып, тәртиптә тоталар.
Менә мәсәлән, мәдәният бүлеге, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, кино хезмәте күрсәтү бүлеге һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Питрәчтә ел саен Стрелка күленең, ә авыл җирлекләрендә – җирле сулыкларның яр буйларын тәртипкә китерә.
Бу күл буенда һәрвакыт ял итүчеләрне - балыкчыларны, пикникка чыгучыларны яисә саф һавада йөрүче питрәчлеләрне еш күрергә була. Бирегә район үзәгеннән җәяү килергә мөмкин, монда бик матур, рәхәтләнеп ял итәргә дә була.
- Без, әлбәттә инде, мондый акцияләрне һәрвакыт хуплыйбыз. Шуны әйтергә кирәк, без әлеге өмәгә шат кына, - ди үзәкләштерелгән клуб системасы методисты Ләйсән Сәгыйрова. - Барыбыз бергә шундый яхшы эш башкару бик әйбәт бит инде, бу безнең туган ягыбыз, без аны шау чәчәкле һәм матур җир буларак сакларга телибез. Һәм тагын әле без шуны сиздек: ел саен яр буйларында чүп-чар азая. Узган елда без моны начар һава торышына бәйле дип уйлаган идек, ә быел исә җәй эссе һәм монда ял итүче кешеләр аз түгел, ләкин чүп-чар барыбер кимеде. Бу сөендерә. Димәк, безнең районда табигать турында кайгыртучы, үзләре артыннан җыючы кешеләр аз түгел. Моның өчен аларга зур рәхмәт.
Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре бирегә тагылмалы машинада килделәр, аннары җыелган бөтен чүп-чарны шуңа төяделәр. Ә чүп-чар берничә зур капчыкка җыелды. Әлеге инициативаны күлдә ял итүчеләр дә хуплады.
- Мин хәзер районда эшлим, ә бирегә бертуганымның улы Илнур белән балык тотарга киләм, - ди Рөстәм Ачилов. - Балык күп эләкми, әмма яр буенда утыру үзе бер рәхәт. Мондый акцияләр үткәрелүе яхшы. Хәер, күлдән ерак түгел контейнер урнаштырылгач, чыннан да, чүп-чар кимеде. Бирегә кабат киләсең килсен өчен, үзең артыннан җыю да бер дә авыр түгел бит.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: экология