Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган як табигате картаерга ирек бирми

Шушы көннәрдә Анастасия Антонова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул гомере буе җирдә эшләгән, аның гомере табигать кочагында үткән.

- Бездә Әлбәдендә озын гомерле кешеләр уннан артык , - диде Анастасия Сергеевна. - Экология бик яхшы: һава чиста, янәшәдә генә елга, урман, кырлар урнашкан. Йөзгә кадәр яшәү өчен бөтен шартлар да бар.
Анастасия Сергеевна 1919 елда Әлбәден авылында Мария һәм Сергей Дудкиннар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән. Бөтен гомере дә шушы авылда үткән. 1939 елда кияүгә чыккан һәм бер елдан соң беренче балалары Николай туган, берничә елдан соң кызлары Анна туган. Балаларын кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстергән алар.
- Без әнидән бераз курка торган идек, - дип искә ала Анна. - Ул хәзер дә кырыслыгын югалтмаган. Шулай да, аның акыллы киңәшләрен тыңлыйбыз, тормыш тәҗрибәсен үрнәк итеп алабыз. 95 ел яшәү дәверендә аңа нәрсәләр генә кичерергә туры килмәгән бит.
Анастасия Сергеевна яшьтән үк чыныгып, эш белеп үскән. Антоновлар гаиләсе элек-электән зур хуҗалык тоткан: сыер, сарык, кошлар асраганнар. Бакчаларында мул уңыш үстергәннәр. Анастасиянең яшьлеге дә сугыш елларына туры килә. Ул колхозда кем генә булып эшләми.
- Тракторда гына эшләмәдем, - дип искә ала юбиляр. - Төрле эш башкарырга туры килде. Фронтны тәэмин иттек, тылда тырышып эшләдек. Сугыштан соңгы елларда да җиңел булмады.
Ул танылган якташы, Советлар Союзы Герое Петр Гавриловны да бик яхшы хәтерли. Алар бергә эшләгән. Аның нык ихтыярлы, чыдам, батыр кеше булуы турында искә алып узды.
Анастасия Сергеевна пенсиягә чыканчы туган колхозында эшләгән. Аннан соң үзен йорт эшләренә багышлый ул. Соңгы елда гына йорт эшләрендә катнашмый.
Хәзер аны кызы Анна карый. Абыйсы Николай да аның тәрбиясендә икән, чөнки узган җәй Николайга инсульт була. Шуннан соң Аннага Казаннан ата-анасы йортына кайтырга туры килә. Хәзер якыннары аның тәрбиясендә яши. Анна Алексеевна яраткан эшен калдырып кайтуына гына үкенә. Ул озак еллар трамвай йөрткән. Эше турында бик сагынып сөйли ул.
Берничә ел элек Анастасия Сергеевнага ветеран тол хатыны буларак Осиново бистәсеннән бер бүлмәле фатир биргәннәр. Хәзер Антоновлар гаиләсе кышны шунда үткәрә, ә җәйләрен Әлбәденгә кайтып, яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәләр. Барысын да үз куллары белән эшләргә өйрәнгән инде алар.
Юбиляр үзенең туган көнендә кунакларны сый-хөрмәт белән каршы алды. Бу көнне ул шактый кунаклар кабул итте. Аны олы юбиелее белән район башлыгы Эдуард Дияров, Күн авыл җирлеге башлыгы Рифат Баһауов, харыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина тәбрикләде. Эдуард Мәхмүтович юбилярга исәнлек-саулык теләде һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды.
Анна Сергеевна хөрмәтләүләре, игътибар күрсәтүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса