Туган якларда булу һәрвакыт күңелле
Ватанны саклау дигән һөнәр бар. Күп кенә яшь кешеләр, үз тормышларын армия хезмәтенә багышлап, әлеге лаеклы һөнәрне сайлыйлар. Алар арасында Россия армиясе офицеры исемен йөрткән питрәчлеләр дә бар. Шундыйларның берсе - Шәле авылында туып-үскән Айнур Сафин.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Казан артиллерия училищесына укырга керә. 2011 елда аны уңышлы тәмамлый, һәм лейтенант исемендә Приморье төбәгенә хезмәт итәргә җибәрелә. Хәзер Айнур капитан дәрәҗәсендә, бүлек штабы башлыгы.
Күптән түгел яшь офицер, 17 октябрьдә аңа 30 яшь тулды, туган ягына ялга кайтты.
Аның туган авылы мәктәбендә коллектив һәм укучылар белән очрашу оештырылды. Кызлар да, егетләр дә Айнурга күп сораулар бирделәр. Әлбәттә, озакламый хезмәт итәргә китәчәк малайлар өчен бу очрашу аеруча кызык булды, аларның да кайберләре офицер һөнәрен сайларга мөмкин бит. Очрашуда бик күп төрле сораулар яңгырады: офицер һәм солдат тормышы, нәрсә ашаталар, өйрәнүләр ничек уза, ничек хезмәт итәләр һәм башкалар. Кызлар да читтә калмады, чөнки Кораллы Көчләрдә кызлар да хезмәт итә, бәлки вакытлар узу белән безнең чибәркәйләрне дә хәрби формада күрербез әле. Хәрби кеше буларак, капитан Сафин барлык сорауларга да ачык һәм төгәл җавап бирде.
Очрашуга Айнурның әти-әнисе Илнур Гомәрович һәм Наилә Габделхәевна да чакырылган иде. Сүз уңаеннан, Наилә ханым шигырьләр яза. Аның шигырьләрен район газетасы бастырып чыгара. Күп кенә шигырьләре туган як табигатенә багышланган, бу көнне алар укучылар башкаруында яңгырады.
- Мәктәпне тәмамлаганнан соң, мин төзүче булырга һәм төзелеш институтына укырга керергә хыялландым, – ди Айнур, - әмма соңрак офицер булырга карар иттем. Очраклы рәвештә дусларымнан Казан артиллерия училищесына туплау бару турында ишеттем. Менә шулай хәрби булырга карар иттем дә. Мин спорт белән шөгыльләнергә яратам, шуңа күрә мин бу өлешне яхшы билгегә тапшырдым. Башка имтиханнарны да уңышлы тапшырып, укырга кердем.
Минем өчен яңа тормыш, курсант тормышы шулай башланды. Училищены тәмамлаганнан соң, безгә чыгарылыш балында безгә кемнең кая хезмәт итәсе язылган конвертлар тапшырдылар, анда “Приморье төбәге” дип язылган иде.
Җиде тәүлек поездда барганнан соң хезмәт итә торган хәрби частьткә килеп җиттем. Бу елларда взвод командиры, хәрби техника экипажлары башлыгы, батарея командиры, һәм инде ике ел частьнең штаб башлыгы.
Хезмәт итү һәм Приморье төбәге бик ошый, тормыш итү өчен барлык шартлар да бар. Шул ук вакытта мин Владивосток университетында, юрист белгечлегенә укыйм.
Тормыш иптәшем Розалия (ул Муса Җәлил исемендәге театрда балет артисты булып эшләде, хәзер исә җирле балет мәктәбендә укыта) ике ул тәрбиялибез, олысы Марсельгә алты яшь, ә кече улыбыз Русланга ике ай.
- Башта без кече улыбызның хәрби булырга теләвенә нык гаҗәпләндек, - диләр Айнурның әти-әнисе, алар өч ул тәрбияләп үстергәннәр, - үз юлын сайлаган икән инде, без каршы булмадык. Хәзер без улыбыз белән горурланабыз һәм аның өчен бик шатбыз.
Сигезенче сыйныф укучылары Инсаф Сайфуллинга, Әмир Салиевка һәм Ильяс Хәмзинга якташ-офицер белән очрашу бик ошады.
- Без бүген бик күп кызыклы нәрсәләр белдек. Айнур абый безгә армия хезмәте турында җентекләп сөйләде, без бит булачак Ватан сакчылары, бәлки безнең кайсыбыз да булса хәрби булыр, - диләр алар.
Очрашу ахырында мәктәп коллективы капитан Сафинга истәлекле бүләк тапшырды һәм алга таба да уңышлар теләде. Офицер үзе дә мәктәп коллективына очрашу, бүләк өчен рәхмәт белдерде.
Мондый очрашулар алга таба да узачак, дип хәл ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia