Туксан яшьлекләрне тәбрикләделәр
Питрәчтән Тамара Петровна Татаренко, Кибәчтән Дарья Борисовна Чубаева, Ленино-Кокушкинодан Галимә Мөхәммәтша кызы Әхмәтҗанова һәм Чертово авылыннан Лидия Никоноровна Ильинага 90 яшь тулды.
Аларнын һәркайсын туган көнендә хакимият, социаль яклау бүлеге, район ветераннар советы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары тәбрикләде. Кунаклар юбилярга үз исемнәреннән, район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән бүләкләр, шулай ук Мәскәү Кремленнән шәхсән котлау хаты да тапшырдылар.
ГОМЕРЕНЕҢ КҮП ӨЛЕШЕН ЯРАТКАН ЭШЕНӘ БАГЫШЛАГАН
Тамара Петровна Казахстанда, Актүбә өлкәсенең Челкар шәһәрендә туган. Ирле-хатынлы Петр Гаврилович белән Анна Андреевнаның икенче баласы булган ул.
- Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, шәһәр советыннан мәктәпкә килделәр дә, безне бергә җыеп сугыш турында сөйләделәр. Ватанга ярдәм итәргә кирәк, диделәр, - дип искә ала Тамара Петровна. - Мине шәһәрнең бер предприятиесенә табельщик-счетчы итеп эшкә алдылар. Көндез эшләдек, ә кичләрен мәктәптә укыдык.
Сугыштан соң мин Урта Азия бухгалтерлык учеты техникумын тәмамладым. Гомуми хезмәт стажым - 54 ел, мин пенсиягә 70 яшьтә генә чыктым. 52 ел Таҗикстанда яшәдек, үз вакытында әтине шунда юллама буенча эшкә җибәргәннәр. Питрәчкә 1998 елда кызым Светлана һәм киявем Илдар янына күчеп кайттым. Без хәзер бергә яшибез.
Озын гомерле әбинең “Тыл хезмәтчәне”, “Хезмәт ветераны” һәм башка мактаулы исемнәре бар. Ул әтисе истәлеге итеп аның медальләрен тагып йөри.
Ул оптимист, күңелле кеше. Тамара Петровна рус халык җырларын яратып җырлый. Гаилә альбомын, телевизордан яңалыклар яки яхшы фильмнар карарга ярата.
“ӘНИЕБЕЗ - ТАЯНЫЧЫБЫЗ”
Дарья Борисовна Чубаева Кибәч авылында туган. Сугыш чоры балалары кебек үк, ул да кечкенәдән колхозда эшли башлаган, олыларга ярдәм иткән.
Дарья Борисовна гомере буе колхозда – балачактан авыр сугыш елларыннан башлап пенсиягә кадәр эшли. Башта Кибәчтә, соңрак кияүгә чыккач, Көлкәмәрдә.
- Без радиодан фронттагы яңалыклар турында борчылып тыңлый идек, - дип сөйләде Дарья Борисовна, кырыгынчы елларны искә алып. - Күп эшләдек, бигрәк тә җәйләрен басуда, ындыр табакларында. Үз көчебез белән Ватанга ярдәм итә алуыбызга без бик шат идек. Тик ул вакытта без балалар гына шул, бернигә дә карамастан, укырга да, күңел ачарга да вакыт табарга тырыштык.
Алар ире Сергей Иванович белән ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер юбиляр Карповкада кызы Маргарита белән яши.
- Әниебез - безнең таянычыбыз, - диде ул. - Аның безнең янәшәдә булуы бик яхшы.
ЯЗМЫШ АНЫ ҺӘРЬЯКЛАП СЫНАГАН
Галимә Мөхәммәтша кызы лаеклы ялга чыкканчы Лаеш районының Пәрәү авылында яши. Балачагын ул “Кызыл Йолдыз” колхозында үткәрә, анда төрле эшләр башкара. Сугыш башлангач, ир-атларны фронтка алалар, шуңа күрә балалар авылда бөтен эшне үз өстенә алырга мәҗбүр булалар. Унбер яшеннән ул авыр физик хезмәт белән шөгыльләнә башлый. Кечкенә кыз көннәр буе кырда эшли, урман кисә.
- Эш көннәрен кара тактада билгеләп бардык. Шуңа күрә мин куелган планны үтәргә тырыштым, минем фамилиям һәрвакыт беренче урында торды, - дип искә ала Галимә Әхмәтҗанова.
Сугыш, ачлык – һәм бу барлык сынаулар да түгел. Аның гаиләсендә өч бала була, Галимә - иң кечкенәсе. Абыйсына сугышка киткәндә унсигез яшь тә булмый. Ә инде ике елдан соң аның һәлак булуы турында хәбәр килә.
- Кара кәгазь алган көн без аны хезмәткә озаткан көн белән туры килде, - дип искә ала юбиляр. Ул башка аянычлы фаҗигане дә хәтерли... Ничектер аларның өенә күрше кыз керә. Ә мендәр астында корылган пистолет калган була. Кунак кыз корал белән уйный башлый һәм Галимәнең унҗиде яшьлек апасын очраклы рәвештә атып үтерә.
Авылдашлары юбилярны намуслы, тырыш, хезмәт сөючән хатын-кыз буларак беләләр. Тыл хезмәтчәне буларак, Галимә Мөхәммәтша кызы Җиңү хөрмәтенә юбилей медальләре белән бүләкләнә, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны.
Юбилярның ире ике авыр сугыш үткән кеше булган. 1948 елда Пәрәү авылына әйләнеп кайткач, ул бер елдан соң Галимә апага тәкъдим ясый, туй итәләр. Җиде ел фронтта булу сугышчының күңелендә дә, тәнендә дә зур эз калдыра. Ул кырык җиде яшендә вафат була.
- Әни ул вакытта дүрт бала белән ялгызы калды. Авырлыкларга карамастан, ул безне тәрбияләде һәм аякка бастырды, - ди кызы Мөршидә. Хәзер юбиляр Ленино-Кокушкино авылында кызы һәм кияве белән яши. Галимә Мөхәммәтша кызының дүрт баласы, 8 оныгы, 12 оныкчыгы һәм 2 онык баласы бар.
- Галимә Мөхәммәтша кызы безнең яраткан кешебез. Ул безнең өчен мактаулы китап укучы гына түгел, ә актив гражданлык позициясенә ия булган гүзәл хатын-кыз да - сайлауларда һәм төрле патриотик акцияләрдә катнаша, - диде авыл китапханәсе мөдире Тәслимә Сәйфуллина.
“МИН ЯШӘГӘН КАДӘР ЯШӘҮЧЕ ЮКТЫР”
Чертово авылында яшәүче иң өлкән кеше Лидия Никоноровна Ильина беркайчан да туган авылыннан читкә китмәгән. Туксан ел буе ул биредә яши. Юбиляр күп балалы гаиләдә туа. Аның өчен беренче кайгылы хәбәр - сугыш башлануы турында белдерү, ә икенчесе – фронтта әтисенең үлеме. Яшь чагында ук кайгы һәм югалтулар белән йөзгә-йөз очрашкач, ул тормышының җиңел булмавын аңлаган. Тик кул кушырып утырырга җыенмаган. Җиңүдән соң, Лидия Никоноровна җирле кешегә кияүгә чыга. Юбиляр аның белән бәхет тәмен тоя да инде, аларның нык никахы ире Борис Ивановичның соңгы сулышына кадәр дәвам итә.
- Пенсиягә кадәр мин җирле колхозда төрле эштә эшләдем, - ди безнең героиня. – Мин яшәгән кадәр беркем дә озак яшәми, барысын да күрдем. Язмыш безне, әлбәттә, күп сынады, бигрәк тә сугыштан соң, илне яңадан төзергә кирәк булган вакытта. Ирем вафат булганнан соң, менә инде егерме елга якын мин өйдә берүзем яшим. Күршеләрем яхшы, яныма керәләр, бертуганымның кызы Наталья да ире Анатолий белән еш кайталар.
- Ул әниебез урынына калган кеше, - ди Наталья. – Аның янына айга бер тапкыр кайтабыз, җәен ешрак кунак булабыз, аңа бакча эшендә булышабыз. Көн саен телефон аша аралашабыз.
Алар Арча районында яшиләр. Лидия Никоноровнаны үзләре янына алырга телиләр, әмма ул яраткан йортыннан китәргә теләми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа