Тыгин Питрәчтә күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясауны тизләтергә кушты
Ул капиталь ремонт объектында булды, гражданнарны кабул итте һәм киңәшмә үткәрде.
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Питрәчтә Вишневая урамындагы 5 нче номерлы күп фатирлы йортта яшәүчеләр фикеренчә, аларның йортларында капиталь ремонт акрын һәм сыйфатсыз бара. Алар Александр Васильевичка шуннан зарландылар. Ул, комиссия әгъзалары белән бергәләп, йортны тыштан карап чыкты, подвалга төште, подъездларны һәм хәтта кайбер фатирларны да карады. Соңыннан район башлыгы Рәис Сөләйманов белән бергә урамда җыелган халыкның зарын тыңлады. Халыкның юктан гына зарланмавы расланды. Эшләрне төгәлләү өчен 10 көн вакыт билгеләнде.
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
– Борчылыр өчен нигез бар, – диде инспектор. – Отмоска, канализация, электр белән бәйле җитешсезлекләр бар. Алар эшләнәчәк. Әгәр юк икән, административ җаваплылыкка тарту булачак. Төзелешкә карата гына түгел, торак фондына хезмәт күрсәтүгә, йортны идарәче компания карап тотуга карата да дәгъвалар бар.
Йортта яшәүчеләр, әлбәттә, яңаруга шат, әмма барысының да тизрәк тәмамлануын телиләр.
Кощак авылында яшәүче Татьяна Шмелева коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә квитанция алгач, анда 31650 сум бурычы булуын күрә. Ә бит ул барысын да вакытында һәм тулысынча түләп барган. Августта ул өч мең түләргә тиеш булган, ә сентябрьдә ун тапкыр күбрәк. Бу сумма каян килеп чыккан соң?
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Идарәче компаниядә башта аңлаешлы аңлатма бирмиләр. Татьяна оешмалар буенча йөреп инде арыган. Ахыр чиктә район башлыгына кабул итүгә язылган. Идарәче компаниянең дә җавабы әзер иде. Берничә ел элек алты пункт хезмәт күрсәтү исемлегеннән алынган, алар квитанциягә кертелмәгән булган, бу ачыклангач, бөтен үткән айлар өчен җыелган сумманы хәзер бергә кушканнар. Шуңа күрә шулкадәр зур сумма килеп чыккан. Бурычка кадәр квитанциядә һәрвакыт 12 юл булган, ә аннары кинәт дератизация, торак бинаны, сантехниканы, йорт эчендәге, газ, электр челтәрләрен ремонтлау, контейнер мәйданчыкларын карап тоту пунктлары өстәлгән.
– Идарәче компаниядә бу аларның хатасы булган диләр, – дип билгеләп үтә Татьяна. – Һәркемгә әлеге хезмәтләр өчен түләү исәпләнә иде, ә безнең йортның дүрт фатирына аңлашылмаган сәбәпләр аркасында түләүләр билгеләнмәгән. Ачыклангач, яңадан исәпләнә башлады. Мин башкаларның хаталары өчен түләргә тиеш түгел һәм моны эшләргә җыенмыйм дип саныйм.
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Инспектор Татьянаны гына түгел, идарәче компания җитәкчесен дә тыңлады. Ул фатир хуҗасын гаепли, янәсе ул игътибарлырак булырга һәм квитанция белән нәрсәдер дөрес түгеллеген аңларга тиеш булган. Бик кызык килеп чыга. Кеше идарәче компаниягә килеп, түләү суммасын аз язулары, өстәмә түләргә теләве турында әйтергә тиеш булып чыга. Күпләрнең аерым пунктларга игътибар итмәвен, ә бары тик исәпләүләрнең ахыргы суммасын гына каравын исәпкә алсак, Татьяна урынында теләсә кем була алыр иде.
– Без квитанцияне алдык һәм милекченең нигезле дәгъваларын ишеттек. Тикшерү игълан ителәчәк, аның барышында без нәтиҗә ясаячакбыз. Әгәр дәлилләр булса, инспекция яңадан исәпләүне таләп итәчәк, – дип билгеләп үтте инспектор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia