Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тырышлыгыгыз өчен һәммәгезгә рәхмәт!

Район хакимиятенең зур залында үткән эшлекле планеркада Яңа ел бәйрәм ункөнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Анда район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин да катнашты.

Яңа елга әзерлек алдан ук башлануын әйтергә кирәк. Кыш ае булуга карамастан, декабрь аенда баштарак явым-төшемнәр аз булды, шуның аркасында карга кытлык сизелде. Әмма безнең халык юктан да бар итәргә өйрәнгән, мәктәпләр, учреждениеләр, барыбер, җаен табып, кар сыннарын бер дигән итеп ясап куйды. Яңа елга мәйданчыкларны тиешенчә бизәделәр.
Биредә китерелгән мәгълүматларга караганда, район авыл җирлекләрендә 47 урында чыршылар куелган, Кыш бабай һәм Кар кызы, ел символларын гәүдәләндерүче кар сыннары ясалган. Район үзәгендәге 50 оешма биналарының фасадларын Яңа елга бизәгән. Газетабызда хәбәр ителгәнчә, игълан ителгән бәйге нәтиҗәләре буенча 1, 2, 3 нче урын алганнарга 5 һәм 3,5 мең сум премия, шулай ук 500 әр сум хуплау призлары бирелде.
Яңа 2013 елны каршылауга әзерләнүдә зур тырышлык күрсәткән Питрәч 1 нче һәм 2 нче, коррекция интернат-мәктәбе, район үзәгенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре коллективларына, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт тармагы, җирле редакция һәм телевидение, балалар иҗат йорты, 126 нчы янгын часте, "Агрохимсервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хезмәткәрләренә рәхмәт җиткерәм.
Яңа ел бәйрәмнәрендә мәктәпләрдә һәм авыл мәдәният йортларында 158 Яңа ел утреннигы һәм бәйрәмнәре үткәрелгән. Район башлыгы чыршысына 400 укучы чакырылган, Раштуа чыршысына 465 бала чакырылган. Алар, нигездә, инвалид, ятим һәм ишле гаилә балалары.
Кышкы каникул көннәрендә 10 мәктәп лагеренда мәгариф бүлеге линиясе буенча 250 бала ял иткән. Халыкны социаль яклау линиясе буенча 29 бала "Васильево" санаториена барган. 26 бала Татарстан Республикасы Президенты чыршысына чакырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса