У технологического Шәле авылыннан Хәсәновлар гаиләсен Татарстан Рәисе үзенә кунакка чакырды
Гаилә тормыш юлын укытучылык хезмәтенә багышлаган
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы мәҗлес узды. Питрәч районыннан әлеге тантанага Шәле авылында яшәүче Хәмит һәм Минзифә Хәсәновлар гаиләсен чакырдылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә: «Әлеге чара унынчы тапкыр уздырыла, шушы вакыт эчендә анда 500дән артык Татарстан гаиләсе катнаша...».
Хәсәновлар гаиләсе – Питрәч районының танылган укытучылар династияләренең берсе. 51 ел Хәмит Рәшит улы һәм Минзифа Гыйльми кызы бергә: өйдә – ир белән хатын, ә мәктәптә – хезмәттәшләр алар. Гомер буе Шәле урта мәктәбендә белем бирәләр.
Минзифа ханым хезмәт эшчәнлеген башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый, 54 ел татар теле һәм әдәбияты укыта. 2009 елдан хәзерге вакытка кадәр директор булып эшли. Минзифа Гыйльми кызы –югары категорияле укытучы, “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеменә, Россиянең халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек була. Хәмит Рәшит улы уку йортын тәмамлаганнан соң 42 ел дәвамында математика укытучысы булып эшли, күпсанлы бүләкләргә лаек була. Хәзерге вакытта пенсиядә.
Алар өч кыз тәрбияләп үстерә. Барысының да югары профессиональ белеме бар. Олы кызлары Лилия 2 нче Питрәч урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, кияүдә, ике улы бар. Кызлары Алсу «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты булып эшләгән. Кече кызлары Әлфия 4 бала тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia