Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Уңай якка үзгәрешләрне һәркем күрергә тиеш

Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелды. Питрәч районында аларны тормышка ашыру 2020 елда да дәвам итәчәк.

Быел кайда нинди төзелеш, яңарту, ремонт эшләре башкарылачагы турында без район Советында «Бердәм Россия» партиясенең депутатлар фракциясе җитәкчесе Венера Игнатьевадан белештек. Ул безнең районда илкүләм проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү буенча комиссияне җитәкли.


Безнең район халкы саны бик тиз арта. Шуңа күрә мәктәпкәчә, мәгариф, мәдәни объектлар төзелеше хәзер бик актуаль. “Демография” илкүләм проекты кысаларында “Усадьба Царево” торак комплексында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә. “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты буенча сентябрьгә шул ук торак комплекста 1224 урынга исәпләнгән мәктәп ишекләрен ачачак, шулай ук Богородск һәм Шәле авылларында парклар барлыкка киләчәк. Питрәчнең беренче мәктәбендә “Мәгариф” илкүләм проекты буенча технология, информатика һәм тормыш иминлеге нигезләре фәннәре буенча заманча кабинетлар булдырылачак.
Балалар турында кайгыртуда өлкән буын турында да онытырга ярамый. “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында, район үзәк хастаханәсендә гериатрия кабинеты барлыкка киләчәк. Бу өлкән яшьтәге питрәчлеләрне карау һәм консультацияләү өчен махсус кабинет.
- Мондый кабинетның барлыкка килүе, әлбәттә, өлкән яшьтәге пациентларга хезмәт күрсәтү сыйфатына уңай йогынты ясаячак. Аларга терапевтка чиратта торырга туры килмәячәк, аларның үз табибы булачак, - дип билгеләп үтте баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Наталья Ксенофонтова.
Шулай ук тиздән Иске Шигали авылында яңа ФАП төзеләчәк.
Илкүләм проектларның игътибары экологик проблемаларны хәл итүгә дә юнәлтелгән. Кощак һәм Питрәч авылларында яшәүчеләр яңа чистарту корылмалары төзү мәсьәләсен берничә тапкыр күтәрделәр. Чөнки искеләре тузган, заманча таләпләргә җавап бирми. Аларның үтенечен “Экология” илкүләм проекты ярдәмендә канәгатьләндерәчәкләр. Яңа чистарту корылмаларын төзү өчен проектлар әзер инде.
“Мәдәният” илкүләм проекты ярдәмендә уңай үзгәрешләр Надеждино авылында яшәүчеләргә дә кагылачак. Биредә 100 урынга исәпләнгән мәдәни-ял учреждениесе төзеләчәк.
Юллар торышын яхшыртуга “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты юнәлтелгән. М-7 “Волга” - Колай - Питрәч, Казан-Шәмәрдән автомобиль юлларын реконструкцияләү, Питрәч – Чыты - Янсуар, М-7 “Волга” - Ильинский автомобиль юлларын ремонтлау һәм Казан-Шәмәрдән автомобиль юлында сул як борылыштан әйләнгеч юл төзү планлаштырыла.
Милли проектларны тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр турында газетабызның алдагы саннарында сөйлиячәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: нацпроект