Удмурт халкының милли ризыгы – перепеч рецептын тәкъдим итәбез
Бу – ачык төче камырдан ясалган вак бәлеш
 (1).jpg)
Ингредиентлар
Камыр:
- Бодай оны - 500 гр
- Арыш оны - 100 гр
- Су - 200 мл
- Акмай - 150 гр
- Тоз - 2 гр
Эчлек:
- Тәменчә тоз
- Гөмбә (шампиньон) - 300 гр
- Үсемлек мае - 40 мл
- Суган - 2 данә
Шампиньоннарны (яки башка гөмбәләрне) юабыз, киптерәбез, шакмаклап турыйбыз. Суганны чистартып шакмаклап турыйбыз. Әзер компонентларны, бераз тоз кушып, үсемлек маенда кыздырабыз.
Йомырканы тирән савытка ватабыз, чәй кашыгына сода салабыз, аны аш серкәсе белән сүндерәбез һәм йомыркага салабыз, аннары ак май һәм тоз салабыз, болгатабыз. Монда ук он салабыз, камыр болгатабыз. Камырны кулга ябышмаслык итеп басабыз.
Куна тактасына бодай оны сибәбез, камырны кисәкләргә бүләбез, аларның һәркайсын калынлыгы 5 мм, диаметры 13-15 см итеп уклау белән тәгәрәтәбез. Кырыйларын күтәреп тарталеткалар ясыйбыз. Әзер камырны пешерү өчен кәгазь җәелгән противеньга тезәбез. Суынган гөмбәгә йомырка ватабыз, болгатабыз. Эчлекне тарталеткаларга тутырабыз һәм 200 градуска кадәр җылытылган духовкага 25-30 минутка тыгабыз (барысы да духовка тибына бәйле).
Табынга җылы килеш куябыз, тәмле итеп ашыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia