Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Уен аша тарихыбызны өйрәнәбез

Питрәчнең сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен күп нәрсә эшләнә. Балаларга бигрәк тә саф һавада уйнау, табигатьтә булу ошый. Биредә төрле чаралар үткәрелә, аларда һәр бала актив катнашырга тырыша. Күптән түгел яңа “Дуслык” паркында гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында шундый чараларның берсе үтте.

Яңа, спорт-күңел ачу уенына “Баһадирлар уены” дигән исем дә уйлап тапканнар.
- Бу исемнәрне, уеннарны безнең балалар тәрбиячеләр ярдәме белән үзләре уйлап таба, - ди педагог-оештыручы Гөлнара Шәйдуллина, – һәм бу уен рус халкының иң яхшы традицияләре буенча үтәчәк. Без күп конкурслар һәм уеннар әзерләдек. Әйтик, көч экстримында Русьтә борынгы заманнардан килгән баһадир уеннары (өзек чылбырлар, атлар узышы, тизлеккә ярышулар, кылыч белән сугышу һәм башкалар) тәкъдим ителәчәк.
Балалар төрле конкурсларда актив катнаштылар, ә җанатарлар аларга актив ярдәм иттеләр. Беркем дә читтә калмады, чөнки уеннар һәм конкурслар кызыклы булды, кышкы суык та бер урында тормаска, ә хәрәкәттә булырга мәҗбүр итте. Чараның үзәгендә “Кощей үлеме”н (татлы сюрпризлы пластик йомырка) эзләү булды, анда барлык балалар да катнашты.
- Мин агач кылычлар белән сугышуда катнаштым, көндәшләрем миннән олырак булуга карамастан, мин аларны җиңә алдым, - диде турнирдан соң Илья Бикмуллин.
Бәйрәм уеныннан соң, барлык балалар да тәмле коймак һәм борынгы рецепт буенча бөтнек, чамбыр һәм гөлҗимеш өстәлгән хуш исле чәй белән рәхәтләнеп сыйландылар.
- Чәй миңа бик ошады, әйтерсең, әби янында кунакта булдым, ул безне һәрчак шундый файдалы һәм тәмле чәй белән сыйлый, - ди Ангелина Казеннова.
Шулай итеп, чара патриотизм хисе яңаруга, яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, үз илеңнең тарихын өйрәнүгә ярдәм итте. Иң мөһиме, мондый бәйрәмнәр һәрвакыт балаларга шатлык бүләк итә.
- «Дуслык» паркында балаларга бик ошады, Алга таба да  без алар белән  бергә монда киләчәкбез, монда үткәрелгән уеннарда, конкурсларда  катнашачакбыз, - диде Гөлнара Шәйдуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса