Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Укучылар Питрәч районы халкының мәдәни мирасы белән таныштылар

Моннан тыш, балалар Питрәч районы халыкларының милли киемнәрен күрделәр һәм киеп карадылар.

2022 ел Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде.  Аның кысаларында бик күп чаралар һәм вакыйгалар узачак. Мәсәлән, Питрәч районы «Кайгырту» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Валентина Киселева һәм Лилия Золина февраль ахырында балалар өчен Питрәч авылының туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар. Музей хезмәткәрләре балаларны «Туган як халыкларының мәдәнияте һәм көнкүреше» залы экспозициясе белән таныштырдылар, анда 19 гасыр рус һәм татар өйләре интерьерлары, дворян һәм сәүдәгәрләр көнкүреше интерьерлары, 19-20 гасыр фоторәсемнәре һәм документлары тәкъдим ителгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса