Укучыларыбыз игътибарына Тәнзилә Дәүлиева шигырьләрен тәкъдим итәбез
Шигырь укып, яшәеш, тормыш турында уйланыйк!
Картлар йортында әби
Картлар йортында әбекәй,
Кырау төшкән чәченә.
Балалары жәлләмәгән
Кермәгәннәр хәленә.
Ана күкрәк сөтен биргән,
Мәхәббәт җимешенә.
Әниләрен ташлыйлар бит,
Картлар йорты эченә.
Тугыз ай буе карынында,
Йөртә ана баласын.
Үстерә авырлык белән,
Ана йөрәкләре чыдасын.
Сабый тугач сөенәләр,
Кадерле, газиз аналар.
Нигә олыгайгач кына,
Ташлый икән балалар.
Әни-әни, әнекәем!
Синең аяк астында җәннәт,
Аңламаган азгын балаларга
Газиз бер Ходаем, үзең аңлат.
Бу әбиләр, мескеннәрем,
Сагыналар торган нигезен.
Кире кайтарыгыз аналарны,
Йөрәк рәнҗешләре төшмәсен.
Шушындый комсыз, мәгънәсезләр,
Дөньяларга бүтән тумасын.
Безнең газиз әниләребез,
Картлар йортларында тормасын.
Җәннәт әниләр аяк астында
Әниләрнең аяк астында,
Җәннәт ишегенең ачкычы.
Шул әрнетә йөрәгемне,
Рәнҗетәләләр шул аларны.
Ир кеше кермәс җәннәткә,
Кадерләмәсә, газиз анасын.
Мәңгелек йортка күчкәчтен,
Алыр ул тәмугта җәзасын.
Үләмен гарләнеп, уйланып,
Кайларга соң без тәгәрибез?
Исән чакта газиз анагыз.
Ир-егетләр аны тәрбияләгез.
Без хатыннар инде бик күпләп,
Ирләр саны кими көннән-көн.
Эчмәгез хәмерне көн саен,
Тәм табып яшәгез тормыштан.
Ханымнар, сезгә дә киңәшем,
Саклагыз ирләрне һәр яктан.
Иреңнең анасын тигез күр,
Бик тиз үтә дә китә гомер.
***
Куып тоттырмый дөньясы,
Кунакта гына без монда.
Шуның өчен ялварып сора,
Ходайдан зур байлык - саулыкны.
Сау-сәламәт кешенең,
Күңеле көр була, бел шуны,
Ходайга якын кешенең,
Рәхәттә үтәдер һәр көне.
Уйлама, юк барны беркайчан,
Бирешмә шик-шөбһәләргә.
Мәрхәмәтле була күр зинһар,
Иң якын кан-кардәшләргә.
Алдавыч кунак дөньяның,
Сизмәдем шулай тиз үткәнен.
Давыллы җилләргә ошатам,
Шулай тиз картлыгым җиткәнен.
Яшәдем тырышып-тырышып,
Утырмадым кулым куш куеп.
Дөньяның икесен дә яратып,
Ятимнәр хәлләрен белешеп.
Кунак дөнья алдавыч, ышанма,
Гомерләр үткәнгә, үкенмә.
Йортыбыз мәңгелек балчыктан,
Кардәшем, шул хакта онытма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа