Ул бүген дә укытучы, остаз, үрнәк алырлык кеше
Көлкәмәр авылында яшәүче Иван Долгов 85 яшендә дә күңел күтәренкелеген, тормыш сөючәнлеген һәм башкаларга ярдәм итү теләген югалтмаган киж къжелле кеше. Ул гомере буе күпләр өчен укытучы, остаз, үрнәк алырлык кеше булган һәм бүген дә шундый булып кала бирә. Иван Александровичны туган көне белән котларга һәм рәхмәт сүзләре җиткерергә район мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова, ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина, педагог-хезмәттәшләре килде.
Безнең янәшәдә һәр сынауларда кеше булып калган һәм тормышлары ничек кенә булмасын, башкаларга ярдәм итәргә әзер булган, һәрвакыт изге эшләргә рухландыручы яхшы кешеләр яши. Иван Александрович шундыйлардан, юбилеенда аңа бик күп җылы сүзләр әйтелде. Ул һәрвакыт тирә-юньдәгеләргә ярдәм итәргә омтылган, бу хәзер дә шулай. Моның өчен аны районда да, аннан читтә дә кадерлиләр һәм хөрмәт итәләр.
Юбилярга озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм укыту-тәрбия процессында ирешкән уңышлары өчен Мактау грамотасы тапшырылды. Иван Александрович Долгов үз гомеренең күп өлешен үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бирә, аның 46 ел педагогик стажы бар.
Ул Көлкәмәр авылында крестьян гаиләсендә туа, бүгенге көндә дә шунда яши. Районның берничә мәктәбендә белем ала, педучилищега укырга керә, чөнки укучы булганда ук ул укытучыларны сокланып һәм хөрмәт белән күзәтә торган була, һәм үзен шушы игелекле һөнәргә багышларга карар итә. Училищены тәмамлап, Курган өлкәсенә китә, анда белгечлеге буенча эшли башлый. Аннары Совет армиясе сафларында хезмәт итә, аннан соң укуын дәвам итә, педагогик уку йортын тәмамлый һәм туган ягына кайта. Аның бөтен тормышы тәрбия һәм остазлык белән бәйле. Ул туган авылы Көлкәмәр мәктәбендә эшли, аннары берничә ел Екатериновка мәктәбен җитәкли, шулай ук Керәшен Сәрдәсендә укытучы булып эшли. Тәрбия, белем бирү белән төрле вакытта – колхозда парторг вазыйфасын үтәгәндә дә, райкомда пропаганда бүлегендә инструктор булып эшләгәндә дә шөгыльләнә.
Керәшен Сәрдәсе мәктәбе директоры Николай Морозов һәм укытучы Николай Никифоров аны тактик, зирәк, игътибарлы өлкән хезмәттәшләре һәм остазлары дип саныйлар. Соңгысы исә Иван Александрович белән күп еллар элек яшь укытучы буларак танышуын искә алды. Тәҗрибәле педагогның киңәшләре аңа ничек булышканы, кирәкле сүзләр таба белгәне, ярдәм итәргә һәм дөрес юлга юнәлдергәне турында сөйләде. Николай Петрович мәктәпне җитәкләгәндә, ә Иван Долгов анда завуч булып эшләгәндә аларның мөнәсәбәтләрендә иң мөһиме - үзара хөрмәт була. Юбилей уңаеннан, Николай Петрович юбилярга авторлык шигырен укыды.
Моннан тыш, Иван Александрович районда иҗтимагый тормышта һәрвакыт актив катнаша – депутат итеп сайлана, халык мәнфәгатьләрен яклап, бүген дә депутат вазыйфасын башкара. Ул җирле башлангыч ветераннар оешмасы белән җитәкчелек итә һәм бу рольдә авылдашларына актив ярдәм итәргә тырыша.
Барлык эшләрдә һәм башлангычларда аны якыннары хуплап тора. Тормыш иптәше Ольга Захаровна белән инде алар 60 ел бергә гомер итәләр. Ике балап тәрбияләп үстерәләр, хәзер аларны биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы сөендерә. Сүз уңаеннан, күптән түгел Иван Александрович оныгы Александр белән Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең 150 еллык тарихы турында китап чыгарган. Ә оныгы Лариса бабасын аның юлыннан китүе белән сөендерә, педагогик уку йортын тәмамлый һәм Питрәч мәктәпләренең берсендә татар телен укытырга хыяллана.
- Безнең бабабыз искиткеч кеше. Ул беркайчан да беркемгә дә начарлык теләмәде, киресенчә, һәрчак үзен кешеләргә булышуга багышлады, - ди Александр. – Без аны бик яратабыз һәм аның белән горурланабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа