Ул һәр эшенә күңел җылысын сала
Борынгы Мисырда яшәүчеләр инде безнең эрага кадәр бисердан бизәнү әйберләре үргәннәр, бу шөгыльне бездә дә яратып башкарган. Бүгенге көндә кемдер, бисер онытылып бара, модада түгел, дип саный. Әмма бу бөтенләй үк дөрес фикер түгел. Хәзерге вакытта да кайбер хатын-кызларга бисердан ясалган әйберләр үз образларын тулыландырырга ярдәм итә. Моннан тыш, андый бизәнү әйберләренә кагылышлы бик борынгыдан ук килгән риваятьләр яши. Монннан тыш мондый бизәнү әйберләренең һәрберсе кулдан эшләнгән кечкенә генә кабатланмас могҗизаны хәтерләтә, кул эше остасы аларны бөтен күңелен биреп башкара. Питрәч районында да андый осталар бар.
Гөлнара Нәбиуллина Кощак авылы мәдәният йортында эшли, балаларны вокалга өйрәтә. Әмма бу аның тормышының алыштыргысыз өлешенә әйләнгән бердәнбер иҗат төре түгел. Менә инде алты ел ул бисердеан бизәнү әйберләре ясый. Беләзекләр, “галстуклар”, төрледән-төрле герданаларны гаҗәеп матур бизәкле итеп үрә ул.
Әлбәттә инде, барысы да җиңел генә башланмаган.
Гөлнара сөйләвенчә, беренче беләзекләре бик үк матур килеп чыкмаган, шулай да аларны ул кечкенә кызы өчен яратып, бөтен күңелен биреп башкарган. Тора-бара идеялары арта гына барган. Аларны тормышка ашыру өчен материаллар да күбрәк барлыкка килгән, алар һәрбер кул эше остасыныкы кебек аның да өендә бөтен җирне биләп тора, чөнки кибеттә алар яныннан тыныч кына үтеп китә алмый ул. Нәкъ менә шул вакытта Гөлнарага әнисе бисердан үрү буенча зур китап бүләк итә.
- Бу китап мине бик нык әсир итте, мин аны башыннан ахырына кадәр берничә тапкыр укып чыктым, укыган саен аны ныграк аңладым – бу нәкъ мин шөгыльләнергә теләгән шөгыль, - диде кул остасы. – Һәм акрынлап яңа идеяларны тормышка ашыра, техниканы камилләштерә, материалларның сыйфатына зур игътибар бирә башладым. Аннары интернеттан яңа мәгълүмат, илһам эзли башладым. Хәзер мин бик күп әйберләр ясыйм. Бисерлардан гына да түгел, ә табигый ташлардан да бизәнү әйберләре ясыйм.
Гөлнара иҗат иткән зур стендта беренче эш итеп герданалар карашны җәлеп итә. Бу махсус станокта тегелгән бисердан ясалган бизәкле бизәнү әйбере, шулай ук күз тиюдән саклый торган әйберләр бар. Мастерның чәчәкләр, халык мотивлары һәм, әлбәттә инде, милли татар төсләре, бигрәк тә зөбәрҗәт төсендә ясалган герданалары бар. Менә инде берничә ел әлеге сувенирлар Казан Кремленә килүче туристларда соклану хисе уята. Һәм аларга ихтыяҗ зур.
Питрәчле шунда ук үз эшләрен җәмәгатькә күрсәтергә карар итми. Аны беренче тапкыр Казанда күргәзмә-ярминкәдә катнашырга чакыргач, бик борчыла: аның мавыгуын кешеләр аңламас дип уйлый. Тик барысы да киресенчә булып чыга. Гөлнара үз продукциясен тәкъдим итүче җирле мастерлар арасында да, гади кешеләр арасында да ярдәм таба. Берникадәр вакыттан соң, ул ТР һөнәр палатасы әгъзасы була. Һәм хәзер аның эшләнмәләрен Россиянең төрле почмакларында да, аннан читтә дә киеп йөриләр.
Гөлнара иҗат иткән бизәнү әйберләрен сатып алырга теләүчеләр арта башлагач, аңа гаиләсе булыша башлый. Аның горурлыгы – улы Айдар һәм кызы Диләрә. Айдар – студент, югары уку йортында кызыл дипломга бара, Диләрә Кощак мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы. Икесе дә әниләре белән бергә бик теләп иҗат итәләр, аңа ярдәм итәләр.
- Әни бу эш белән мавыга башлаган вакытта мин дә бисер үрү белән шөгыльләнеп карадым, әмма ул чагында кызыксыну булмады, - ди Диләрә. – Ә менә әнигә заказлар кабул итүдә ярдәм кирәк булгач, без барыбыз да бу эшкә алындык, бу миңа ошый башлады. Шуңа күрә хәзер бисер үрү белән бик теләп шөгыльләнәм.
Сәйләннәр, тимерчыбык белән Айдар да бик җитез идарә итә. Герданалар тегү станогын да ул ясаган.
- Әнигә булышырга кирәк, - ди егет. – Әйтик, тимерчыбык белән эшләгәндә миңа җайлырак булган этаплар бар.
Шул ук вакытта улы да, кызы да укуда уңышларга ирешәләр, параллель рәвештә вокал һәм бию белән шөгыльләнәләр.
Гөлнарага әнисе Валентина Павловна да иҗатта һәм хуҗалыкта ярдәм итә, чөнки мастерның бөтен вакыты чираттагы иҗат җимеше булдыруга китә.
- Мин үзем яратып куллана торган әйберләр генә ясыйм, - дип ассызыклый мастер. – Эшләремнең һәрберсенә дә күңел җылымны бирдем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа