Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ул унөч яшендә урман кискән

Кешелек барлыкка килгәннән бирле кешеләр озак яшәү серен табу мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйлар. Махсус эликсир табылмаган һәм ясалмаган әле, ләкин безнең арада үз язмышлары турында сөйли һәм тәҗрибәләре белән уртаклаша алган озын гомерле кешеләр бар. Алар ярдәмендә, без чын тарих, замана авырлыклары турында белә алабыз. Шихазда авылының хөрмәтле кешесе, хезмәт һәм тыл ветераны Анна Степановна Меркулова туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Анна Степановна Шихазда авылында, зур һәм тату гаиләдә туа. Аннан башка, гаиләдә тагын сигез бала була. Биредә ул сынаулар һәм югалтулар белән тулы тормышта яши, чөнки аның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Әмма, сугыш һәм аннан соңгы авырлыкларга карамастан, аның күңеле күтәренке һәм ул һәрбер көнгә сөенеп яши.
Сугыш елларында балалар олылар белән беррәттән авыр хезмәт башкарган. Анна Степановна унөч яшеннән башлап үзенең якташлары белән бергә Лаеш урманнарында агач кискән.
Сугыштан соң, ул авылдаш егетенә кияүгә чыга. Бергә алар бәхетле гомер итәләр, өч бала үстерәләр, аларны аякка бастыралар. Хәзерге вакытта ире мәрхүм булса да, Анна Степановна ялгыз түгел, чөнки ул улы Николай белән яши. Ул үзе турында кайгырткан өч баланың яраткан әнисе. Моннан тыш, аның өч оныгы һәм алты оныкчыгы бар, алар аңа күңелсезләнеп
утырырга ирек бирми.
- Әниебез безнең бик тырыш кеше, - ди кызларының берсе, - әти белән бергә алар гомер буе авыл хакына хезмәт иттеләр. Әни үзен кошчылык фермасында эшләүгә багышлады, ул анда пенсиягә чыккач та ун елга якын эшләде. Һәм тагын әле ул сиксән яшенә кадәр бакча, өй эшләрен дә үзе башкарды.
- Әйе, әти-әниебез безгә үрнәк, - ди Николай. – Алар гомер буе тырышып эшләделәр, безне дә шулай тәрбияләделәр. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ук, без эшләргә киттек, пенсиядә булсак та әле дә эштән китәргә җыенмыйбыз.
Бу көнне юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Венера Игнатьева, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина, район социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева, Питрәч авыл җирлеге башлыгы Али Рафиков килде. Алар Анна Степановнага Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, юбиляр