Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Улым 2 сеңелкәш, 1 энекәш сорады”

Ямьле Мишә буена урнашкан Питрәч авылында гади булмаган гаилә яши. Нәрсәсе белән башка соң ул? Анда 3 игезәк чибәр егет үсә. Быел аларга 18 яшь тула. Исемнәре: Илнар, Илнур, Илсур.

- Безнең олы улыбыз Илшат 3 яшьлек чагында үзенә иптәш сорый башлады. Күршеләрнең һәммәсендә 2-3 шәр бала. Моңа үзенә генә күңелсез булган, күрәсең, - дип башлады сүзен Светлана Михайловна. - Һәм берне генә түгел, 3 бала сорады. Улым, бәбине берне генә бирәләр бит, дигәч тә, юк, миңа 2 сеңел, 1 энекәш кирәк, дип тәкърарлавын белде, - дип дәвам итте ул. Сабый теләге кабул булды бит. 3 айлык йөклелек вакытында УЗИ ике бала күрсәтте. 6 айда Казанда тикшерү вакытында 3 бала күренде.
Уртача буйлы, тал чыбыгы кебек зифа гәүдәле Светлана балаларның көнләп түгел, сәгатьләп үсүләре турында искә ала. 4 айлык корсак 9 айлык кебек зур була. Шуңа да район үзәк хастаханәсендә гинеколог булып эшләүче ире сакланырга кирәклеге турында әйтә. Светлана ханым карышып тормый, 32 атналык чагында республика хастаханәсенә ятарга ризалаша.
- Хастаханәгә кергәндә, өстемә кияргә халат тапмадылар. Һәммәсенең корсакның зурлыгына исе китте. Күпне күргән тәҗрибәле акушер-гинеколог Наил Әсхатович та шаккатып карап тора иде үземә, - дип елмаеп искә ала ул.
- Эчтә селкенә башласалар, урынымда басып тора алмыйча, тибрәлеп тора идем. Урыннан кеше ярдәменнән башка тора алмадым, - дип өсти аннары.
36 атна вакытында балаларны ярып алалар. Берсе - 2350, икенчесе - 2900, өченчесе - 2000 грамм була. Җәмгысе - 7 килограмм 250 грамм! Буйлары метр ярымга аз гына җитмәгән (48, 51, 46 сантиметр). Менә шуларны ничек итеп күтәрергә кирәк, күпме сәламәтлек, көч кирәк! Аналарның бөеклегенә, изгелегенә, батырлыгына, сабырлыгына шагыйрьләрнең дан җырлаганы шуннан аңлашыла башлый инде.
Ана йөклелекне дә җиңел кичерә, балалар да сау-сәламәт булып туа, үзенең дә хәле әйбәт кебек күренә. Әмма өйгә кайткач, ананың температурасы кинәт күтәрелә, хәле бетә, йөрәк күкрәктән чыгарга теләгәндәй кага башлый. Янә хастаханәгә ятарга туры килә. Шуңа да карамастан, ул 3 баласын күкрәк сөте белән имезүен ташламый. Чөнки ана сөтеннән дә файдалырак башка ризык юклыгын белә.
- Икесен имезгәндә, берсе кырыйда елап ята. Алыш-тилеш имезә идем. Сәгать ярым саен ашарга сорыйлар. Ял да итеп өлгерә алмыйм. Бөтен уем - туйганчы бер йоклау иде. Көне буе аңкы-миңке йөрим. Олы улым Илшатка игътибарым кимеп киткән, ахры. Бервакыт көйсезләнә, елый, энеләреннән көнләшә башлады. Мин бит синнән 2 кыз, 1 малай сорадым, дип теңкәгә тия. Аның болай соравының сәбәбе булган икән. Ул сеңелләре үскәч, аның хатыннары була дип уйлап йөргән, - дип елмаеп сөйли Светлана Михайловна. Туганнарга өйләнмиләр, алай ярамый, дигәч, ризалаша. "Ярар алайса, малайлар да ярый", - дип күнә.
Шуннан бирле башка көйсезләнми. Менә дөрес итеп аңлаткач, ничек бит. Тәрбиячегә тикмәгә генә укымаган шул ул. Бала белән сөйләшү җаен таба белә. Бу проблема да шулай тыныч юл белән хәл ителә.
Аның бит әле бала чүпрәкләрен юасы, киптерәсе бар. 3 баладан бер салдыруда бер күч чыга алар. Кер машинасы туктап тормый. Көне буе ашату, юу, җыештыру, бала биләү. Мал-туар да бар бит әле. 16 шар дуңгыз, сыер асраганнар. Әле ярый, ике яктан да әниләр 1 әр ай карашкан, төштән соң хастаханәдән медсестра килгән. Шулай да иң авыр йөк анага төшә. "Бүген көн үтте, иртәгә тагын үтәр", - дип үз-үзен тынычландыра ул.
Бәхеткә, балалар тәгәрәшеп үсә, чирләп борчымыйлар. 5 ай ярымда ходункида, 9 айда тәпи йөри башлыйлар. Ананың гына көе китә, салкын тиз тия торган була. Балаларга йокмасын өчен кварц уты алып кайта ире. Һәр көн шуны кабызалар, өйләрен микроблардан чистарталар.
Менә шундый мәшәкатьләр белән көннәр, еллар үткәне сизелми дә кала. Әкияттәге баһадирдай 3 егет үсеп тә җитә. Ул буй-сыннары, чибәрлекләре, акыллыклары, эшчән һәм ярдәмчеллекләре, күз генә тимәсен!
Бүген алар әти-әниләренә зур терәк. Илнур - пешерергә, Илнар - балыкка йөрергә, Илсур - укырга ярата. Өйне бергәләп җыештыралар, холыклары бертөрлерәк, йөзгә дә аерып булмый.
Аларның кыр казлары кебек мәктәптән тезелешеп кайтканнарын карап торганым бар. Кайсының кем икәнлеген аера торган түгел. Кечерәк чакларында әтиләренә чабып килгәндә, ул да исемнәре белән әйтергә кыенсынып торган. Менә шулкадәр охшашлык!
Эш дигәннән, ике катлы яңа йортны бергә җиткергәннәр. Бөтен эшне үз куллары белән башкарганнар. Әтиләре Рәис Фаяз улы малайларын кече яшьтән эшкә өйрәтеп үстерә. Иске өйләрендә агач эшкәртү мастерское ясаган, станоклар алган. Шунда ишек, тәрәзә, мебель ясыйлар. Яңа өйләрендәге бөтен җиһазны үзе ясаган ата кеше. Италия мебеленнән бер дә ким түгел! Ә аны бу һөнәргә әтисе - алтын куллы балта остасы өйрәтеп калдыруы турында кунакка килгән әнисе Нәкыя апа сөйләде.
- Залдагы паркет идәнне, түшәмне улларым белән бергә ясадык.Такталарны үзләре эшкәртте, - ди әтиләре улларын мактап.
Мәктәптән кайткач (11 нче сыйныфта укыйлар), ашап-эчкәннән соң егетләр мастерскойга ашыга. Ә бушаган вакытларында шахмат, биллиард уйныйлар, үзләре оештырган "Мир" ансамблендә репетиция ясыйлар. Илшат абыйлары - барабанда, 3 энекәш гитарада уйный. Һәммәсе дә әтиләре кебек табиб булырга хыяллана. Олы уллары медуниверситетның 5 нче курс студенты. Ә Илнур, Илнар, Илсур имтиханнарга әзерләнә: биология, химия, рус теленнән өстәмә белем дә алалар. Шуңа күрә һәрбер митутлары файдалы шөгыль белән үтә.
Әниләре Светлана Михайловна балалар бакчасында туган телебезгә өйрәтүче педагог. Һәм ниндие генә әле! 2009 елда "Татарстан горурлыгы", 2010 елда "Ел хатын-кызы" - "Ел тәрбиячесе" республика бәйгеләрендә җиңү яулый. Быел "Нечкәбил" бәйгесендә катнашты. Җәмәгать эшләренә дә өлгерә: мәктәптә ата-аналар комитеты рәисе, сайлау кампаниясе агитаторы, ирекле халык дружинасы әгъзасы да ул, умарта карау серләренә дә өйрәнгән.
Мәкаләмне йомгаклап, Мөхәммәтҗановлар гаилә парының ике ягыннан да нәселләрендә игезәкләр булуын билгеләп үтәргә телим.
Рәсемдә: бөтен гаилә белән камин янында (уртада кайнанасы Нәкыя апа).
Постскриптум. Газета весткалаганда Светлана Михайловнаның "Нечкәбил"дә "Гаилә кыйммәтләре" номинациясендә җиңү яулавын белдек. Без бик шат!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса