Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Умарта кортларын саклап калыйк!

Үсемлекчелектә химик матдәләр кулланмый мөмкин түгел. Болар барысы да яхшы уңыш алу өчен кирәк. Тик химикатларны инструкцияне бозып куллансаң, бу бал кортларының агулануына һәм хәтта аларның күпләп үлүенә китерергә мөмкин. Безнең районда бүгенге көндә 236 умартачы, 4335 умарта күче исәпләнә.

Бал кортлары агуланган очракта умартачылар зур югалтулар кичерә. Умарта гаиләләрен саклап калу өчен  көч куярга туры килә.
Моңа юл куймас өчен аграрийларга 2-3 көн эчендә умартачыларга пестицидлар куллануның кайда һәм кайчан планлаштырылуы турында хәбәр итәргә кирәк. Моны массакүләм мәгълүмат чаралары, авыл советы, ветеринария хезмәте вәкилләре аша башкарырга мөмкин. Тиз арада хәбәр итү өчен ватсапта умартачыларның махсус төркеме булдырылды. Анда кушылырга теләүчеләргә 89520432111 номеры буенча шалтыратуыгызны сорыйбыз.
Аграрийларның исләренә төшерәм, пестицидлар белән эшләр кичке сәгатьләрдә яки болытлы, салкынча һава торышы вакытында, бал кортлары очмаганда башкарылырга тиеш. Эшкәртелгән участок чигендә куркынычсызлык билгеләрен куярга онытмагыз. Шулай ук  элмә тактага “Пестицидлар белән эшкәртелгән” дип язып куегыз һәм  анда әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы тәмамлану вакытын күрсәтегез.
Умартачыларга, үз чиратында, кырлары умарталар янында урнашкан хуҗалыкларның агрономнары, фермерлары белән алданрак танышырга, аларга бу эшнең үзенчәлекләре турында искәртергә, дуслык мөнәсәбәтләре булдырырга кирәк.
Умартачылар пестицидлар куллану урыннарыннан бал кортларын 6-7 км ераклыкка 3-4 атнага күчерсә, аларны саклап калачаклар. Кортларны умарта ояларына  ябып куялар. Бал кортлары кайткач, умарта авызларын ябалар.
Умартачы кортларның пестицидлар белән агулануының ачык билгеләрен күрсә, тиз арада авыл җирлеге башлыгына язмача гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм ветеринария хезмәте вәкилен, белгечне чакыртырга тиеш. Пробалар ветеринария белгече контролендә алына, пробаларны сайлап алу акты төзелә һәм тикшерүгә җибәрелә.
Барлык документларны, шул исәптән лаборатор анализларны алганда, чыгымнарны кире кайтару турында хуҗалык җитәкчесенә яки судка ирекле рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса