Уракта аларның да өлеше бик зур
Урып-җыю эшләрендә кем генә катнашмый, комбайнчылар да, ындыр табагы хезмәткәрләре дә… Шулай ук ашханә хезмәткәрләре эшенә дә күп нәрсә бәйле, алар кызу урак өстендә иртә таңнан караңгы төнгә кадәр эшләүче механизаторлар өчен кайнар ризык әзерли, аларны ашата.
– Безнең дә эш иртә таңнан башлана, – диде “Газовик” ҖЧҖнең “Татарский” бүлекчәсе ашханәсе мөдире Фәридә Миңнуллина. – Без ярдәмчем Галина Миндукова белән иртәдән төшке аш әзерләргә керешәбез. Эшебез көн буена җитә, быел әле “Шигали” бүлекчәсе дә кушылды, шуңа күрә көнозын кухняда булырга туры килә. Төрле ризыклар әзерләргә тырышабыз, моның өчен безнең складта барлык продукция дә бар. Беренче һәм икенче ризыклардан тыш төрледән-төрле салатлар әзерлибез. Безнең төп бурычыбыз эшчеләрне вакытында ашату, кырларда эшнең авыр һәм җаваплы булуын яхшы аңлыйбыз без. Без комбайнчыларны гына түгел, механизаторларны да, көтүчеләрне һәм башка эшчеләрне дә ашатабыз. Без ел әйләнәсе эштә. Кыскасы, без дә алар кебек сукалыйбыз, чәчәбез, уңышны җыеп алабыз…
Фәридә Хәлим кызы элек кошчылык фабрикасында эшләгән, ул ябылгач җирле ашханәгә эшкә урнашкан. Аңа пешекче эше бик таныш, бу эшкә туры килерлек белеме дә бар.
Ул берничә тапкыр районның иң яхшы пешекчесе буларак алдынгылар слетында катнашкан.
“Безнең Фәридә ризыкларны бик тәмле, телеңне йотарлык итеп пешерә”, – диләр аның турында механизаторлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа