Уракта тәүге лидерлар билгеле булды
Урып-җыю эшләренең иң кызган чагы, хуҗалык комбайнчылары һәр матур көннән нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша, авыл хуҗалыгы предприятиеләре барлык ресурсларын уңышны җыеп алуга җәлеп итте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, комбайнчылар арасында хезмәт ярышының тәүге лидерлары билгеле булды.
1. «Нью Холланд СХ 6090» һәм «Полесье КЗС1218» комбайннары арасында:
Олег Кулагин – «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье» комбайнында 650 тонна ашлык суктырган;
Николай Заһиров – «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье» комбайнында 649 тонна ашлык суктырган;
Илфат Әхмәтов – «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ 6090» комбайнында 599 тонна ашлык суктырган;
Илнур Фәсхетдинов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ 6090» комбайнында 599 тонна ашлык суктырган;
Рузил Гайнуллин – «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ 6090» комбайнында 10620 тонна ашлык суктырган;
Ренат Шәрәфетдинов – «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ 6090» комбайнында 599 тонна ашлык суктырган.
2. «ДОН 1500» һәм «КЗС-812» комбайннары арасында:
Харис Таҗиев – «Гаврилов исемендәге агрофирма» ҖЧҖ механизаторы, «ДОН 1500» комбайнында 277 тонна ашлык суктырган;
Фәрдүс Миндубаев – «Рацин Шәле» ҖЧҖ механизаторы, «ДОН 1500» комбайнында 233 тонна ашлык суктырган;
Евгений Федотов – «Агролак» ҖЧҖ хуҗалыгы механизаторы, «КЗС-812» комбайнында 228 тонна ашлык суктырган.
3. СК–5 «Нива» комбайннары арасында:
Тимофей Романов – «Агролак» ҖЧҖ хуҗалыгы механизаторы, СК–5 «Нива» комбайнында 143 тонна ашлык суктырган;
Евгений Семенов – «Агролак» ҖЧҖ хуҗалыгы механизаторы, СК–5 «Нива» комбайнында 125 тонна ашлык суктырган;
Мөдәррис Кәримов – «Агролак» ҖЧҖ механизаторы, СК–5 «Нива» комбайнында 103 тонна ашлык суктырган.
Бөртекле культуралар чабуда “Рацин-Шәле” ҖЧҖ хуҗалыгы механизаторы Илшат Мөхәммәтгалиев алда бара, ул “МакДон М100” комбайнында 220 гектарда бөртеклеләр чапкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа