Урман чикләвеге җыю буенча киңәшләр
Урман чикләвеге ел да булмый, 5-6 елга бер көттереп кенә килә ул.
✅ Урманга барганда ачык җирләрегез калмасын. Бу урман бетеннән саклану өчен дә, аяк-кулларны сыдырмау өчен дә кирәк.
✅ Озын балаклы бутый кию яхшы, елан килеп чыкмасын!
✅ Муенга асыла торган букча табыгыз. Ике кулыгыз буш булыр.
✅ Күзлек кисәгез, күзегезгә ботаклардан чүп коелмас. Чикләвек җыйганда гел өскә карап йөрелә.
✅ Букчагызга карга борыны (плоскогубцы) салыгыз. Чикләвекне җыйганда аның төшен ашап карыйсы килә.
✅ Сирәк үскән чикләвеккә алданмагыз. Күпле агачны табыгыз. Иң өстәге бердәнбер чикләвеккә күп вакыт сарыф итү мәгънәсез.
✅ Эре чикләвекле агач табарга тырышыгыз. Бер агачның чикләвекләре бер үк размерда була.
✅ Ботакларын күтәреп карагыз яки шулар астына кереп җыегыз. Чикләвек шунда яшеренә.
✅ Агачка кояш ягыннан килегез. Күзегез дә чагылмас, чикләвек тә качмас.
✅ Агач бик сыгылмалы. Озын ботакларны бер кеше аударып, икенче кеше җыю уңайлы.
✅ Зур ботакларны сыгу өчен озын саплы ыргак кулланырга була.
✅ Вакыт-вакыт чикләвектән арынып, якын-тирәгә карап алу киңәш ителә. Адаша күрмәгез.
✅ Өлгергән чикләвек коелырга тора. Ботакларны җайлап кына, калтыратмый гына аударыгыз.
✅ Нык өлгергәннәрен агачны селкетеп җыярга була. Агач төбенә җәймә куясыз да, чикләвек шунда коела.
✅ Чикләвекне өйгә алып кайткач, аның өстенә йөк бастырып куялар. Чикләвекне кишәнкесеннән куптару җиңелрәк булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа