Урман чыршысын рөхсәтсез кискән питрәчлеләргә штраф һәм хәтта җинаять җаваплылыгы яный
Чыршы яки наратны законлы рәвештә сатып алырга да була.
– Кечкенә чыршы үсентесе метр ярымга җитсен өчен, аңа ким дигәндә ун ел үсәргә кирәк. Ә аны ун көнлек шатлык өчен өйгә алып кайталар, – ди Питрәч участок урман хуҗалыгы урманчысы Булат Галимуллин.
Ул билгеләп үткәнчә, безнең район халкы соңгы вакытта табигатькә саграк карый башлаган. Узган ел рейдлар вакытында яшел гүзәлкәйне урлаучылар күренмәгән, аннан алдагы елда да бер генә кеше булган. Уңай тенденциягә карамастан, быел да патрульлек итү планлаштырыла.
– 20сеннән без полиция хезмәткәрләре белән бергәләп билгеләнгән маршрут буенча яшь чыршы һәм нарат үскән урыннарда күзәтү оештырачакбыз, – дип кисәтте урманчы.
Биек булмаган бер чыршыны кискән хокук бозучыга административ эш кузгатыла, соңыннан аңа өч меңнән биш мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Уртача зурлыктагы ясалма чыршының да бәясе шул чама, өстәвенә ул бернинди проблемалар китереп чыгармаячак һәм берничә ел сезгә хезмәт итәчәк. Әгәр урманга өч метрлы чыршы алырга килсәң, моның өчен инде җинаять җаваплылыгы яный.
Чыршы яки наратны законлы рәвештә сатып алырга да була. Узган ел урман хуҗалыгында нибары 12 чыршы гына сатылган – ихтыяҗ аз, шуңа күрә быел агачларны сату өчен кисмәскә карар иткәннәр. Күн авыл җирлегенең Кызыл Яшьләр авылында Колхозная урамы, 33 нче йортта питомник урнашкан, чыршы сатып алу өчен эш көннәрендә шунда мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Урман гүзәлен базардан аласыгыз килсә, аның өчен шәһәргә барырга туры киләчәк, чөнки район үзәге базарында алар юк.
– Кем дә кем урман чыршысын, аның исен, чәнечкеле энәләрен бик ярата икән, агачтан бер-ике ботакны өзеп алып, аларны өегездә ясалма чыршы төбенә куя аласыз, – дип киңәш итте урманчы Булат Галимуллин. – Моннан әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч нәрсә булмаячак. Ләкин артыгын ярамый, бары тик бер агачтан бер-ике ботак кына, – дип сүзен йомгаклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia