Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Урманнарга бармый торуың хәерле

Кабат кызу һава торышы урнашты, яңгырлар юк, ә бу янгыннарга сәбәпче булырга мөмкин.

Татарстанда гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен 21 августка кадәр чикләү кертелде. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча комплекслы  чаралар  алып барыла.


Тәүлек әйләнәсе кизү тору,  патруль оештырылган. Барлык янгын сүндерү техникасы хәрби әзерлеккә китерелгән, 115 километр арада минераль полосалар яңартылган. Гражданнарга мәгълүмат җиткерү эшләре бара. Әгәр учак кабызу очраклары булса, беркетмә төзелә, – дип сөйләде Питрәч участок урман хуҗалыгы урманчысы Булат Галимуллин.

Районда 13640 гектар урман массивы бар, шуларның 40 проценты диярлек ылыслы агачлар, аларда урман янгыннары чыгу куркынычы  аеруча да зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса