Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Урып-җыю эшләре тулы куәткә бара

Явып узган яңгырлар комбайнчыларга бер көн көч-куәт туплап, ял итеп алырга мөмкинлек бирде. Хәзер алар кабат кырда, эш темпларын киметергә җыенмыйлар. Район халкы урак барышы, иген басуларында кемнәрнең армый-талмый тырышып эшләүләрен, урак алдынгылары турында хәбәрдар булырга тиеш. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, урак алдынгылары үз позицияләрен бирми.

1. «Нью Холланд СХ 6090», «ТС 6080», «Мега» комбайннары арасында

Айрат Галләмов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 14282 центнер ашлык суктырган;

Алик Мортазин - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 14282 центнер ашлык суктырган;

Радик Нигъмәтуллин - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 14282 центнер ашлык суктырган;

Дмитрий Луканихин - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 14282 центнер ашлык суктырган;

2. «АКРОС», «Нью Холланд ТХ 65» комбайннары арасында

Марсель Әлмиев - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «ТХ 65» комбайнында 7920 центнер ашлык суктырган;

Рамил Абдрахманов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «ТХ 65» комбайнында 7915 центнер ашлык суктырган;

Тимур Исаев - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «ТХ 65» комбайнында 7776 центнер ашлык суктырган;

Ленар Сираҗетдинов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «ТХ 65» комбайнында 7776 центнер ашлык суктырган;

3. «ДОН 1500», «Полесье», «КЗС-812» комбайннары арасында

Николай Дудкин - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье» комбайнында 10178 центнер ашлык суктырган;

Николай Заһиров - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье» комбайнында 10142 центнер ашлык суктырган;

Харис Таҗиев - "Гаврилов исемендәге агрофирма" ҖЧҖ механизаторы, "Дон-1500" комбайнында 7582 центнер ашлык суктырган.

4. «Нива-Эффект», «Енисей-1200» комбайннары арасында

Георгий Калашников - «Соя Колай» ҖЧҖ механизаторы, «Нива-Эффект» комбайнында 4567 центнер ашлык суктырган;

Илгизәр Вәлиев - "Макс-Ойл" ҖЧҖ механизаторы, «Нива-Эффект» комбайнында 4500 центнер ашлык суктырган;

Евгений Сухоребрый - «Кощак» АХП ҖЧҖ механизаторы, «Нива-Эффект» комбайнында 3651 центнер ашлык суктырган;

5. Машина йөртүчеләр арасында

Рөстәм Нигъмәтҗанов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ шоферы, "КамАЗ"да 3619 тонна ашлык ташыган;

Александр Кулаев - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ шоферы, "КамАЗ"да 3158 тонна ашлык ташыган;

Сөләйман Юсупов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ шоферы, "КамАЗ"да 3489 тонна ашлык ташыган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса