Ут беркемне дә һәм бернәрсәне дә кызганмый
Янгыннар зур матди зыян сала, ә кайвакыт кешеләрнең җәрәхәтләнүенә яки үлеменә китерә. Берничә минут эчендә йортсыз калырга мөмкин. Еш кына моңа йорт хуҗалары үзләре гаепле.
Янгынның төп сәбәпләре арасында: электр үткәргечләренең төзек булмавы, ватык җылыткыч мичләр, кулдан ясалган электр җылыту приборларын куллану, электр үткәргечләренә көч килү, ут белән саксыз эш итү. Аеруча да имин булмаган гаиләләр, ялгыз картлар һәм асоциаль тормыш рәвеше алып баручы гражданнар куркыныч хәлдә кала. Аварияләрнең төп сәбәпләре – алкоголь һәм сүндерелмәгән тәмәке. Шуңа күрә тәмәкене билгеләнгән урыннарда гына тартыгыз: караватта да, диванда да түгел, бигрәк тә исерек хәлдә.
Беренче чиратта, торак бүлмәләрдә автоном янгын хәбәргечләре урнаштырыгыз.
Электр хуҗалыгын янгын куркынычы тудырмый торган халәткә китерегез, электр чыбыкларының ачык урыннарын изоляцияләгез, кыска ялганыш һәм ток йөкләнешеннән саклагычлар урнаштырыгыз. Электр челтәренә тоташтырган электр җылыту приборларын караучысыз калдырмагыз. Кулдан ясалган электр һәм газ җылыту приборларын куллану катгый тыела. Бер розеткага берничә югары куәтле электр куллану чыганагын тоташтырмагыз, бу электр челтәрендә артык
йөкләнешкә һәм янгынга китерергә мөмкин.
Кечкенә балаларны өйдә ялгыз калдырмагыз һәм аларга мичләрне һәм башка җылыту приборларын кабызырга рөхсәт итмәгез, шырпы, зажигалкалар һәм башка куркыныч әйберләрне алардан яшереп куегыз.
Шуны онытмагыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү – сезнең тормышыгызны һәм мөлкәтегезне саклау өчен гарантия! Нинди генә бәла килсә дә сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз "112".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа