Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уйныйбыз да көләбез, безнең шундый чагыбыз

Балалар ялын оештыру турында сүз чыккач, без ирексездән совет чорын искә алабыз. Ул чагында балаларның вакыты көне-сәгате белән бүлеп куелган иде: бүген отряд утырышы, иртәгә тимер-томыр җыю, берсекөнгә ветераннар янына бару... Бүгенге чор балалары вакытларын ничек уздыра соң? Бу турыда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифасын башкаручы Зимфира МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА белән әңгәмә...

- Сер түгел, бала бала булып кала. Ул никадәр күп түгәрәкләрдә, секцияләрдә генә йөреп арымасын, һәрвакыт урамга омтыла. Аны ишек алды атмосферасы магниттай тарта. Бу аңлашыла да. Монда - дуслар, аралашу, уен. Уйнар урын булса, билгеле.
- Әлеге проблема һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Шулай кала да. Нәкъ менә шул уй-фикерләрдән чыгып, районда "Балалар ишегалды мәйданчыклары" дигән бәйге игълан ителде. Ул авылыбызның иң мөһим социаль проблемаларының берсе булган балалар ялын планлаштыру һәм үткәрүне күздә тота. Чөнки үз ирекләренә калган балаларның иминлеге һәрвакытта да хәл ителмәгән була. Игътибарсыз калган балалар ялларын ничек үткәрү турында белмәскә дә мөмкин. Шушыннан күңелсез хәлләр һәм теләсә нинди төркемнәргә эләгү куркынычы килеп туа. Бала, кайчак аны-моны уйлап тормый, уйнар өчен подъезд һәм подвалларны сайлый. Бүген тагын бер куркыныч яши - компьютер. Ул "виртуаль" бәйлелек тудыра. Монда инде бала сәламәтлеге, спортка тартылу турында сүз дә алып бара алмыйсың. Тарту көче булган башка үзәк оештырырга кирәк.
- Сез әйтеп узган бәйгенең исеме үк мәйданчыкларның үзенә күрә тарту үзәге булачагы аңлашыла...
- Әйе. Сез хаклы. Һәм беренче карлыгач - Питрәч үзәгендәге балалар шәһәрчеге. Ул ачылуга әзер инде. Монда искиткеч үзгәрешләр булды: иске эскәмияләр һәм тагын әллә нинди әйберләр торган мәйданчыкта хәзер дистәләгән бала уйный, өлкәннәр ял итеп утыра. Бирегә олылар хәтта балаларның үзләрен генә дә уйнарга җибәрә башлады...
- Бәйгенең шартлары ниндирәк соң?
- Иң элек, урамнарда инициатив төркем оештырырга кирәк. Икенче адым - биредә торучылар имзаларын җыю, җыен үткәрү. Мәйданчыкны төзекләндерүдә катнашу. Аннары инде бәйгедә катнашыр өче гариза язу. Инициатив төркем әлеге урамда яшәүчеләр белән ишегалды мәйданчыгы проектын (дизайн һәм бюджет) эшләргә, аны гомуми җыенда расларга тиеш. Ә мәйданчыкны ясау көнендә урамда яшәүчеләр корылмаларны урнаштыруда, төзекләндерү эшләрендә катнашырга тиеш. Боларга грунтны тигезләү, ком салу, таучыкларны буяу керә. Моның өчен, билгеле, көнне билгеләп, бергәләп эшләп алырга кирәк булачак. Чөнки утыргычлар да куясы, чүп савытлары, койма урнаштырасы, чәчәкләр утыртасы була. Кыскасы, тәртип урнаштырырга кирәк булачак. Әле тагын биредә яшәүчеләр тәртип саклауны да үз өсләренә алырга тиеш. Мәйданчыкны тәртиптә тоту турындагы килешүгә кул куярга тиеш.
- Бәйге үткәрү урыны һәм вакыты турында да әйтеп үтсәгез иде.
- Питрәч авылы, сентябрь. Бәйгедә авылның бөтен кешесе катнаша ала. Шуны да әйтеп үтәр идем, бәйгене оештыручы - Питрәч авыл җирлеге. Ул җыеннар үткәрергә дә, проектларны төзергә дә, мәйданчыкларны тантаналы ачуда да ярдәм итәчәк. Ә бәйге йомгаклары буенча иң яхшы мәйданчыкка уен җиһазлары тапшырылачак.
- Гаризаны кая язарга инде?
- Аларны Питрәч авылы, Совет урамындагы 18 нче йортта 20 сентябрьгә кадәр бирә аласыз. Йомгаклап әйтеп китәсем килә, балалар мәйданчыкларын үз көчләрегез белән рәхәтләнеп төзекләндерергә мөмкин. Теләк кенә булсын. Ә ресурслар кешеләрдә бар. Финанста ярдәм турында да уйлашырга була. Бары тик яхшылап уйланылган, исәп-хисабы ясалган проектлар гына кирәк. Бергәләп тотынсак, бу эшебез барып чыгар, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса