Уңыш язмышы ышанычлы кулларда
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, безнең район игенчеләре бүгенге көндә 52 мең тоннадан артык ашлык җыеп алган.
Бөртекле культуралар 21,5 мең гектарда урылган, бу гомуми мәйданның 77 процентын тәшкил итә. Сабан бодаеның гектарыннан уртача уңыш чыгышы 28,7 центнер тәшкил итә, уҗым бодае гектардан 23,3 центнер, уҗым арышы – 24, арпа – 26,7, солы – 22,8, борчак – 17 центнер чыга. Ә урып-җыюның кайбер лидерлары мең тоннадан артык ашлык суктырган.
1. «Нью Холланд СХ 6090», «Акрос 585», «КЗС-1218» комбайннары арасында
Фәрит Нуриев - «Рацин-Шәле» ҖЧҖ механизаторы, «Акрос 585» комбайнында 1112 тонна ашлык суктырган;
Георгий Калашников - «Агролак» ҖЧҖ механизаторы, «КЗС1218» комбайнында 1046 тонна ашлык суктырган;
Илшат Әхмәтов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «Нью Холланд СХ-6090» комбайнында 966 тонна ашлык суктырган.
2. «Акрос 530», «Дон 1500» комбайннары арасында
Рифкат Идиятуллин - «Казан» нәсел атлар заводы ҖЧҖ механизаторы, «Акрос 530» комбайнында 1159 тонна ашлык суктырган;
Фәрдүс Миндубаев - «Рацин-Шәле» ҖЧҖ механизаторы «Дон 1500» комбайнында 973 тонна ашлык суктырган;
Рәшит Гыйниятов - «Рацин-Шәле» ҖЧҖ механизаторы, «Дон 1500» комбайнында 905 тонна ашлык суктырган.
3. «Вектор 410», «Нова-320», «КЗС-812» комбайннары арасында
Евгений Федотов - «Агролак» ҖЧҖ механизаторы, «КЗС-812» комбайнында 829 тонна ашлык суктырган;
Илнур Шаһиҗиһанов - «Макс-Ойл» ҖЧҖ механизаторы, «Вектор 410» комбайнында 601 тонна ашлык суктырган;
Шамил Гыйләҗев - «Макс-Ойл» ҖЧҖ механизаторы, «Нова-320» комбайнында 500 тонна ашлык суктырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа