Узган атнада Питрәч районында 3 янгын булды
1 термик нокта ачыкланды
Шихазда авылында мич ягып җылытыла торган бер катлы агач мунча (15 квадрат метр мәйданлы) тулысынча янып беткән. Күршедәге йортка ут таралу куркынычы була, әмма моңа юл куелмый кала. Матди зыян 400 мең сум тәшкил иткән.
Ут мунчаны гына түгел, Шәледә сарай белән йортны юк итте. Йорт һәм ишегалды корылмалары бер түбә астында була. Барлык милек иминиятләштерелгән. Йортта кеше яшәмәгән, хуҗабикә инде бер ел шушы авылда кызында яши. Шуңа күрә янгын сүндерүчеләрне күршеләр чакырткан.
Янгын мәйданы 129 квадрат метр тәшкил итә.
Тагын бер янгын Беренче Май торак пункты янында М-7 федераль трассасында булган. Йөк камазының кабинасына ут капкан.
Ленино Кокушкино авылында янгын сүндерүчеләр чокырда коры үлән януын (100 квадрат метр мәйданда) күреп алган һәм аны шунда ук сүндергәннәр.
Бу янгыннарның башлангыч сәбәпләре - мичләрне, электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү, транспорт чарасы механизмнарының һәм узелларының төзек булмавы.
Питрәчлеләрдән барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүләрен сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа