Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Узган тәүлектә Питрәч районында ике янгын чыкты

Бер кеше һәлак булды

Узган тәүлектә Питрәч районында ике янгын чыкты. Көек авылында фатирда янгын чыгу нәтиҗәсендә бер ир-ат һәлак булды, «Алмагач» бакчачылык ширкәтендә да ут мунчаны һәм сарайны юк итте.

Көектә күпфатирлы йортның икенче катындагы бер бүлмәле фатирда янгын чыккан. Өемнәрне тикшергәндә 1970 елгы ир-ат гәүдәсе табылган. Беренчел сәбәп — тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү.

Шәле авыл җирлегенең «Алмагач» бакчачылык ширкәтендә янгын бер түбә астындагы мунчаны һәм сарайны юк иткән. Янгынның мәйданы – 32 квадрат метр. Биналар иминиятләштерелгән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, янгынның сәбәбе ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса