Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Узган якшәмбедә Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы флигелендә янгын булды

Бина эчендә рояль булган, ул янып беткән.

Бу 1987 елда төзелгән бина. Анда стена, түшәм агачтан, бүлмәләр такта белән бүленгән.  Янгын сүндерүчеләр килгәндә  бинаның  түбәсе  һәм бина эченең бер өлеше яна. Ике катлы музей бинасы флигельдән 18 метр арада урнашкан, шуңа күрә аңа ут кабу куркынычы янамый. Янгын сүндерүчеләр  янгын урынына 4 минутта килеп җитә, янгынны якынча 48 минут эчендә сүндерәләр.

Нәтиҗәдә, 96 квадрат метр мәйданда түбә һәм корылма эче янды. Янгын сәбәбе - электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, - дип сөйләде безнең район буенча эчке эшләр бүлеге һәм эчке хезмәт майоры Рәмис Габдрахманов.

Музей-тыюлыкта 2019 елдан бирле реставрация эшләре бара. Ремонт эшләре барганлыктан экспонатларны флигельдән башка бинага күчергән булалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса