Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узган ял көннәрендә Питрәч районында өч янгын булды

Районда янгыннар саны арткан. Быел 113 янгын чыккан, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 2 кеше тән җәрәхәте алган.

Яңа Шигали авылында бакчачылык ширкәте территориясендә шәхси йорт хуҗасы түшәмдә төтен чыгуын күреп, янгын сүндерүчеләрне чакырта. Соңрак ачыкланганча, беренче һәм мансард катлары арасындагы түшәм катламындагы  җылыткыч төтенләгән булган. Нәтиҗәдә, бер квадрат метр мәйданда тышлык янган. Бәхеткә, барысы да исән-сау, ашыгыч ярдәм берәүгә дә таләп ителмәгән.  Әмма Ленино-Кокушкино авылындагы янгында  бала зыян күргән. Башта элемтә пунктына подъездда төтен  чыгуы турында хәбәр килә. Төтен өч бүлмәле фатир янкормасының түбәсе астыннан килгән.  - Фатирда кешеләр булу-булмавы турында төгәл мәгълүмат юк иде. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмады, - диелә янгын буенча белешмәдә.   Әмма эзләү барышында, бер бүлмәдә 2014 елда туган малайны аңсыз табып алалар. Аны Питрәч район хастаханәсенә, ә аннары Казанга республика балалар клиник хастаханәсенә озаталар. Ул яну продуктлары белән агуланган. Шул ук көнне Шәле авылында шәхси мунчада янгын теркәлгән. Ул торак йорттан аерым урнашканлыктан, ут күрше корылмаларга таралу куркынычы булмый. Нәтиҗәдә, 9 квадрат метр мәйданда мунчаның түбәсе яна.  Янгынның сәбәбе - мичне, электр җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса