Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Вакцинация турында ялган QR-кодтан файдаланган өчен җинаять җаваплылыгы кертелә

Әлеге боерык бүген, 8 ноябрьдән үз көченә керә.

22 октябрьдә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы чыкты. Аның нигезендә, коронавирустан вакцинация турындагы сертификат рәсми документ санала. Әлеге боерык бүген, 8 ноябрьдән үз көченә керә. Шуңа бәйле рәвештә, вакцинация турында ялган сертификат күрсәтүчеләрне җинаять җаваплылыгы көтә.

Ялган сертификатны сатып алу, саклау яки аннан файдалану «Ялган документны белә торып сатып алу, саклау, илтү» маддәсе буенча квалификацияләнәчәк. Әлеге маддә буенча иң зур җәза – бер елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Шул рәвешле, җәза чарасы көчәйтеләчәк һәм җинаятьчел гамәлләр исемлеге киңәйтеләчәк. Ялган документтан файдаланучы гражданнар гына түгел, ә документны охшатып ясаган, шулай ук аны сатып алган, саклаган һәм илтеп биргән затлар да җинаять җаваплылыгына тартылачак», - дип хәбәр итте ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса