«Ватанны саклаучылар» фонды Питрәч районыннан СВО ветеранына торагын яраклаштырырга ярдәм итте
Җайлашу аңа көнкүреш планында ярдәм итә.

Сергей Галкин СВОда каты яраланган. Бүген аның уң аягында протез. Ир кеше гаять зур ихтыяр көче күрсәтә: өйдәге бөтен авыр эшне үзе башкарырга тырыша, ләкин бик тиз арый. “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалы аның йортын үзенә яраклаштырган, бу көнкүрештә ветеранга нык ярдәм итә.
Робот-пылесос, тәрәзә һәм пәрдәләрне ачкыч, розетка, ут сүндергеч – боларның барысын да Галкиннар акыллы колонка һәм смартфондагы кушымта аша эшли. Моннан тыш, өйдә компьютер, көйләнә торган өстәл, функциональ кресло, душ өчен урындык, төтен, су, газ датчиклары һәм башкалар барлыкка килгән. Барлыгы 30 позиция – боларның барысы белән сугышчыны “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалы тәэмин иткән.
– Мин бу программа турында белмәдем дә, – ди Сергей. – Комиссия килде, үзләренә кирәкле нәрсәләрнең барысын да үлчәделәр. Бер ай да үтмәде – барысын да үзләре алып кайттылар, көйләделәр, бер көндә урнаштырдылар. Ничек файдаланырга икәнен аңлаттылар. Бик уңайлы. Тузанны суырттырырга да Алисага гына кушабыз. Ә мин ул арада үз эшләремне карыйм. Бүлмәдә бөркү була башласа яткан җирдән генә тәрәзәне ачарга боерасың. Яңа техника белән барысы да канәгать – мин дә, хатыным да, балаларым да, – диде елмаеп әңгәмәдәшебез.
Әлбәттә, техника, нинди генә акыллы булмасын, кеше кайгыртуын алыштыра алмаячак. Беренче ярдәмчеләрем, дип Сергей хатынын, улын һәм кызын атый. Викториягә хәзер 20 яшь, ул КФУның өченче курсында укый, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, йөз балл җыйган кыз. Университетта да шулай ук бишлегә генә укый һәм югары стипендия ала. Дмитрийга – 18 яшь, ул көллиятне тәмамлый. Диплом алганнан соң, мөгаен, армиягә китәр.
Мобилизациягә кадәр Сергей Викторович юл оешмасында машина йөртүче булып эшләгән. Яшь чагында ул срочный хезмәтне сапер булып үткән, шуңа күрә СВОда аны сапер ротасына җибәрүләрен үтенгән.
– Мин беренче чыгуымда ук 58 танкка каршы минаны зарарсызландырдым, – дип сөйләде ветеран. – Заданиеларга эшкә барган кебек йөрдек. Бераз ял итсәң, яңадан алгы сызыкка. Соңгы чыгу алдыннан ниндидер сиземләү булды, бер дә барасы килмәде. Ләкин приказ – приказ инде, бармыйча калып булмый. Җыендык та киттек. Без өчәү идек. Кайтканда “кошчык” очып килгәнне ишетми калганбыз... Шартлау хәрби хезмәткәр янында ук яңгырый. Аягы авырта башлый. Сергей яраны бинт белән бәйли һәм үзенә-үзе жгут сала, шунда ярдәмгә икенче группа сугышчылары йөгереп килеп җитә. Беренче медикларга кадәр аны сугышчан дуслары ике сәгать чамасы алып чыгалар.
Аның СВОдагы сугышчан юлы турында батырлык ордены, Суворов һәм “За разминирование” медальләре сөйли.
Гаилә ел ярым ялгыз яши. Гаилә башлыгының СВОга китүе балаларның мәктәпне тәмамлап, яңа уку йортларына кергән вакытына туры килә. Өйдә әтиләреннән башка авырга туры килә. Ләйсән иренә һәр яңалыкны җиткереп тора, аннан җавап булмаса да, иртән – “эшкә киттем”, кичен – “кайттым”, дип хәбәрләр юллый. Моны үзен тынычландырыр өчен эшли. Әлбәттә, элемтә барлыкка килгәч, Сергейга да бу юлларны уку рәхәт була. Ул яралангач, хатыны башта еш кына аның янына госпитальгә барып йөри, ә аннары бергә өйгә кайталар.
– Хәзер, ул янәшәдә булганда, тормышта барысы да яхшы һәм җиңел. Эштән өйгә йөгерә-йөгерә кайтасың, – диде елмаеп Ләйсән. – Мин аңа һәрвакыт: “Син минем героем”, – дим. Чөнки бу юлны үтү – җиңел түгел. Ул көчле, сугышчы, беркайчан да бирешми.
– Гаилә – теләсә кайсы ирнең тылы ул, – ди аңа ире.
Сергей үзе машина йөртә, хәзер үзе табиблар янына барып кайта. Йортта ремонт белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта көн саен диярлек ишегалдын кардан чистартырга чыга.
– Быел һава торышы күңелсезләнеп, эшсез утырырга ирек бирми, – диде елмаеп. Һәм аның йөзен, кичергәннәренә карамастан, көндәлек эшләрне башкара һәм үз гаиләсе өчен терәк булып кала алу шатлыгы бизи.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia