Вефхвия Кахаберидзе: "Янәшәдә ышанычлы кешеләр булганда, җитәкче булу җиңел"
"Ак Барс" Кошчылык комплексы" җитештерү мәйданчыгы директоры Вефхвия Кахаберидзе күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Вефхвия Владимирович ерак Грузиядә Батуми шәһәрендә туыпүсә. Татарстанга үзенең армиядәге дусты киңәше белән күченә, ул аны Казанга чакыра. Бездә яхшы белем алырлык дәрәҗәле югары уку йорты бар, дип әйтә. Һәм ул шулай эшли дә. Казанга күчеп, медицина университетына укырга керергә тырышып карый, ләкин булдыра алмый. Аның каравы, ветеринария институты студенты була һәм аны уңышлы тәмамлый.
Кошчылык фабрикасына 1998 елда баш ветеринария табибы буларак урнаша, моңа кадәр аның Әлмәт районында туплаган эш тәҗрибәсе була. 2008 елдан аның вазыйфасын күтәрәләр һәм җитештерү мәйданчыгы директоры итеп билгелиләр. Вефхвия Владимирович идарә иткән вакытта кошчылык фабрикасы үсешен дәвам итә. Яңа корпуслар, инкубатор төзелә, бүлекләр яңартыла. Җитәкче билгеләп үткәнчә, уңыш барлык хезмәткәрләрнең грамоталы уртак эше нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алар бик күп - 10 да, 100 дә түгел, ә якынча 640 кеше. Ничек итеп тәртип тотарга һәм шулкадәр кешегә дөрес юнәлеш бирергә була, дигән сорау туа.
Янәшәдә ышанычлы кешеләр булганда, җитәкче булу җиңел. Ә минем белән нәкъ менә шундый белгечләр эшли. Күпләр белән мин хезмәт юлым башланганнан бирле. Безне эшне бертөрле аңлау берләштерә, - ди Вефхвия Владимирович.
Ул кошчылык фабрикасында хатыны Елена белән хезмәт куя. Тормыш иптәше сыйфат контроле бүлегендә эшли. Тумышы белән ул Ленино-Кокушкинодан, шуңа күрә ир белән хатын бу якларда төпләнеп калган. Алар студент чорында ук танышканнар, төркемдәшләр булганнар. Өйләнешкәннәр, нык гаилә корганнар, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олысы инде өйләнгән, әти-әнисенә онык бүләк иткән, аңа тиздән 2 яшь булачак. Уртанчы кызлары медицина университетында укый. Кече уллары икенче сыйныфны тәмамлаган. Вефхвия Владимирович иң матур вакытны якыннары белән үткәргән вакыт дип саный, бигрәк тә аларның өйләрендә бергә җыелганда. Аның яраткан шөгыле дә бар. Ул атнага өч тапкыр бассейнга йөри.
Калдырмаска, графикны бозмаска тырышам. 40 минут йөзәм, бу вакыт эчендә ким дигәндә 1 километр юл үтәм, кайчагында күбрәк тә була. Шуннан соң үземне саф, энергияле хис итәм, эшкә сәләтлелек арта, - дип йомгаклый ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа