Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Велосипедта җилдерәбез генә

Осиново бистәсендә көзге веломарафон узды, анда 15 һәм аннан олырак яшьтәге спортчылар һәм һәвәскәрләр 20 һәм 40 километр озынлыктагы араны узды.

Биредә Яр Чаллы, Чистай һәм хәтта Төмән өлкәсе һәм Уфа спортчылары да катнашты. Шулай ук гаиләләр һәм ветераннар 800 метр арада узыштылар. “Иии, шундый кыска дистанция? Нәрсәсе бар аның!” дияргә ашыкмагыз. Җанатарлар трассаның авырлыгын үз күзләре белән күрде . Чөнки алдагы көнне яңгыр яуды, юлларда күлләвекләр, пычрак, саз барлыкка килде. Әмма бу катнашучыларның күңелен төшермәде.

Беренче булып район кунаклары старт алды. Алар кросс-кантри дисциплинасы буенча ярыштылар. Бу трассада калкулыклар да, түбән тәшүләр дә бар дигәнне аңлата. Спортчылар мондый ярышларда беренче тапкыр гына катнашмыйлар. Алар һава торышы бозылуына да кәефсезләнмәде, чөнки экстремаль шартлар җиңүнең дәрәҗәсен генә күтәрә. Ләкин хәтта тәҗрибәле велосипедчылар да йөз-ике йөз метрдан соң егыла башлады, бу гаҗәп тә түгел, чөнки юл бик тайгак иде. Әлбәттә инде, беркемнең дә күңелсезләнергә вакыты юк иде. Барысы да шунда ук уңышсызлык турында онытып, алга таба хәрәкәт итәләр.
Гаиләләр арасындагы ярышның иң кечкенә катнашучысы - тугыз яшьлек Радмир Газизуллин спортчыларны дулкынланып күзәтте. "Мин егылмаячакмын, нык торачакмын", - дип уйлады ул үзе турында. Әмма Радмирның куркуы көчлерәк булып чыкты. Малай егылды. Тик ул бирешергә һәм әти-әниләрен сынатырга ярамаганлыгын белә иде. Шуңа күрә берничә секундтан соң ук алга китте. Ул финишка беренче булып килмәде, әмма финиш сызыгына барып җитү өчен бар көчен куйды. Арыганлыгы күренеп тора иде, ләкин ул ахырга кадәр тырышты. Соңгы чигеннән соң гына малай эмоцияләргә ирек бирде. Әти-әнисе аны тынычландырырга кереште. Малайның егылганга кәефе төште. Ныклы ихтыяр көче һәм спорт рухы, һичшиксез, аңа алга таба ярдәм итәчәк. Аның җиңүләре әле күп булыр.
- Без ял көннәрен файдалы итеп үткәрергә тырышабыз. Күптән түгел гаиләбез белән бергә милләтләр кроссында катнаштык. Велоузышларны бик яратканга һәм барыбыз да бергә еш йөргәнгә күрә үз көчебезне сынап карадык, - диделәр Радмирның әнисе Алинә һәм әтисе Рамил Газизуллиннар. Алар өченче урынны алдылар. Икенче урынны Шәриповлар гаиләсенә, әти кеше Рамис һәм аның улы Инсафка бирделәр. Ә Кнайновлар - Андрей, Валентина һәм аларның уллары Никита җиңүче булдылар.
Ветераннар узышында пенсионерлар дулкынланмады, ашыкмадылар, тыныч кына дистанцияне уздылар. Аларга да пычрак чәчрәп беткән иде, шулай да йөзләреннән елмаю китмәде.
- Мин яшь чагымда ук велоспорт белән шөгыльләндем, һәм хәзер дә яраткан шөгылемне ташламыйм. Җәй буе балалар, оныклар белән бергә велосипедта йөрибез, - ди 62 яшьлек Әлфия Матвеева. Ул пенсионерлар арасында җиңүче булды. Икенче урынны Лидия Анисимова алды.
Ир-атлар арасында беренче булып Йосыф Җиһаншин килде, икенче урында – Илдар Насыйбуллин, өченчедә – Рифат Гыймадиев.
Дмитрий Анисимов җиңүгә омтылышы өчен грамота белән билгеләп үтелде.
Катнашучыларны хупларга район башлыгы Илһам Кашапов килде. Ул мондый ярышлар ярдәмендә безнең районда велоспорт популярлашыр, дигән ышаныч белдерде. Әлеге трассада веломарафонны ел саен үткәрергә планлаштыралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса