Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вячеслав Кузнецов: “Поши, кыр кәҗәләре, куяннар күбәйде”

Питрәч районында хайваннарны кышкы исәпкә алу бара

Бу көннәрдә ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының безнең райондагы баш белгече Вячеслав Кузнецов кар автомобилендә Питрәч урманнары буйлап йөри. Ул кыргый хайваннарны исәпкә ала. Алар кешеләрнең үз биләмәләрендә йөрүләрен бик өнәп бетерми, шуңа күрә чакырылмаган кунак күзенә эләкмәскә тырышалар. Белгеч аларның эзләренә игътибар итә.

– Кышкы маршрут өч этапта уза: исәпкә алу маршрутларын планлаштыру, аннары кыр эшләре, хайваннар һәм кошларның ау ресурсларын санау, – дип билгеләп үтә Вячеслав Игоревич.

Шуларның иң кызыгы – “кыр эшләре” дип аталганы, бу яшел зонага бару. Ләкин теләсә кайсы вакытта түгел, ә кар яуганнан соң икенче көнне, җир өстенә кар яткач. Кар йомшак, көпшәк булырга, аңа баскан җәнлекнең аяк эзе күренергә тиеш. Әгәр дә кар булмаса, өслекне чиста, ак бит кебек булырлык итеп тигезлиләр.

Хисапчылар кар автомобилендә әкрен генә, бер генә эзне дә игътибарсыз калдырмас өчен, сәгатенә егерме километрдан артмаган тизлек белән йөриләр.

– Безнең урманнарда поши, кыр кәҗәсе, төлке, куяннар, тиеннәр яши. Бүре һәм аюлар юк. Кошлардан – кыр тавыгы, суер, көртлекләр бар. Ел саен кыргый хайваннар саны арта. Пошилар күп, кыр кәҗәләре, куяннар саны күбәя, – дип үз күзәтүләре белән уртаклашты белгеч.

Урман җәнлекләре кеше белән очрашканда үзләрен төрлечә тоталар. Олырак пошилар, “Сезгә монда нәрсә кирәк”, дигәндәй тик басып карап торырга мөмкиннәр. Әкиятләрдә күрсәтелгәнчә, куяннар куркак, чабып китәргә генә торалар.

Исәп алучының үз экипировкасы бар. Беренчедән, әлбәттә, ул җылы киенә, урманда һәрвакыт салкын, бер маршрут буенча җиде-ун километрга чыгу өчен ике-өч сәгать вакыт кирәк. Белгеч үзе белән глонасс, ул локацияне, юл вакытын һәм тизлеген терки, планшет, маршрут схемасын ала, анда гади карандаш белән кайда, кем һәм нинди юнәлештә йөргәнен билгели.

– Маршрутның бу участогында поши уңнан сулга таба киткән. Ә анда алар икәү булганнар, – дип бәяли белгеч һәм эзнең исәпкә алынуын һәм теркәлүен күрсәтеп, тамгалап куя.

Мониторинг хайваннарның санын һәм төрен билгеләү, кайсы хайванга ау рөхсәт ителүен белү өчен кирәк. Ә җәй көне үрдәкләр, каз, кондыз, ондатр, бурсыклар саналачак, аларны башка ысул белән исәплиләр, елгалардан ояларыннан эзләячәкләр.


ТЕМАНЫ ДӘВАМ ИТЕП

Район шулай ук Татарстан буенча үткәрелүче “Балык булсын!” акциясенә кушылды. Кышын, су өстен калын боз каплый, шуның аркасында балыкка сулыш алу авырая. Ул кышын балыкларның кислород җитмәүдән күпләп үлүләренә юл куймауга юнәлдерелгән. Шуңа күрә буаларда балыкларга кислород килсен өчен чокырлар бораулыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса