Владимир Путин белән туры элемтә 19 декабрьдә узачак
Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә
РФ Президенты Владимир Путин белән традицион туры элемтә 19 декабрьдә узачак.
Дәүләт башлыгына сорауларны берничә канал аша бирергә мөмкин булачак: махсус сайтта moskva-putinu.ru (яки москва-путину.рф), СМС һәм 0-40-40 номеры, шулай ук 8-800-200-40-40 бушлай линиясе буенча. Быел моның өчен шулай ук MAX мессенджерындагы чат-ботны кулланырга мөмкин.
Сораулар 4 декабрьнең 15:00 сәгатеннән алып һәм программа трансляциясе тәмамланганчы кабул ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia