Владимир Путин Яңа елга теләген әйтте
Владимир Путин Кремль янында хоккей уйнарга теләгән малайның хыялын тормышка ашырган.
Россия Президенты дүшәмбе көнне кичке якта Кызыл мәйданда бозга шуарга чыккан. Ул Чиләбедә яшәүче Дима исемле малайның хыялын чынга ашырырга дип килгән. Дима Кремль стеналары янында хоккей уйнарга хыялланган булган.
Хоккей тренировкасыннан соң китеп барганда нәни кыз Путинга сорау бирә. Аның Президентның Яңа ел теләген беләсе килә. Башта Путин «берни дә уйламадым әле», дигән, аннары бик тиз генә җавап таба. «Бөтен кеше дә сәламәт булсын», — дип җавап биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа