Волейбол һәм футбол буенча район чемпионаты нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы булды
Волейбол буенча икенче чемпионатта 9 команда катнашты. Бер әйләнешле турнирдан соң чемпионнарны һәм призерларны плей-офф системасы буенча билгеләделәр.
Район чемпионы булып «Богородское» командасы танылды, икенче урынны «Кулаево», өченче урынны «Олимп» (Питрәч) командасы яулады. Турнирның иң яхшы уенчысы дип «Олимп» командасыннан Игорь Липатов танылды.
Футболда 14 команда катнашты. Биредә ике әйләнешле турнирдан соң Татар Тау Иленнән «ТатХод» чемпион булды. Икенче урында – «Аякс» (Ленино-Кокушкино), өченчедә – «Легион» (Шәле). Иң яхшы уенчы һәм бомбардир булып Алексей Ивановский («Стар», Иске Шигали) танылды.
Призерларны район башлыгы Илһам Кашапов бүләкләде. Ул чемпионнарга кубоклар, уен туплары, ә команда уенчыларына медальләр һәм грамоталар тапшырды. Илһам Миннеханович авыл яшьләрен спорт белән шөгыльләнүләре һәм мондый турнирлар үткәрүләре өчен мактады.
Бүләкләү тантанасыннан соң 11 команда катнашында Бөек Җиңү көненә багышланган турнир булды. «Барса» (Питрәч) җиңүче булды, икенче урында - «Аякс», өченчедә - «Олимп».
Хоккей буенча район чемпионы һәм призерларын беләсе калды. Финалда ике уен суммасы буенча «Питрәч-2»не - 4:3 (буллитлар буенча), 5:2 һәм «Теләче-2»не җиңгән «Шәле» ХК очрашачак. Теләчелеләр «Соболь»ны (Питрәч) отты – 4:2, 6:1. Бу командалар 2019 ел финалында уйнады инде, анда шәлелеләр көчлерәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia