"Вперед" ("Алга") район газеталарына язылу кампаниясе башланды
Хөрмәтле әбүнәчеләребез!
1 апрельдән 2021 елның икенче яртыеллыгына «Вперед»-«Алга» район газеталарына язылу кампаниясе башланды.
Безнең басмага ТР Дәүләт хезмәтләре сайтында, шулай ук мобиль кушымтада яки Россия почтасының podpiska.pochta.ru. сайтында язылырга мөмкин. Сервислар басманы индексы яки исеме буенча эзләп табарга мөмкинлек бирә, ә оформить итү өчен бары берничә минут вакыт җитә. «Вперед»-«Алга»га барлык почта бүлекчәләрендә һәм почтальон аша да язылырга була.
5 апрельдән 15 апрельгә кадәр әбүнәче ункөнлеге узачак, ул чорда газета-журналларга ташламалы бәядән язылырга мөмкин булачак. 6 айга язылу бәясе 662 сум 82 тиен тәшкил итәчәк.
Гадәттәгечә, без альтернатив вариант тәкъдим итәбез, бәясе элеккечә – алты ай өчен 500 сум. Ленино-Кокушкино, Питрәч, «Царево» ТК урнашкан учреждениеләр альтернатив язылуны рәсмиләштерергә мөмкин. Газетаның яңа санын без сезгә турыдан-туры эш урыннарына илтеп тапшырачакбыз.
Редакциядә район газетасының электрон версиясенә дә язылып була, язылу бәясе 500 сум.
Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа