Хәбәрчебез район эчке эшләр бүлегенең оператив кизү торучысы Сергей Горшунов белән аралашты
Кешеләр полициягә шалтыратканда телефон трубкасын нәкъ менә ул ала.
Район эчке эшләр бүлегендә тәүлегенә 20-30 шалтырату һәм хәбәр теркәлә. Хезмәткәр трубканы алганнан соң, мөмкин кадәр тизрәк хәлгә төшенергә һәм чакыруга кемне җибәрергә, дигән карар кабул итә. Кайчагында участковыйны тоташтыру да җитә, җитди хәлләрдә тикшерүчеләрне, судмедэкспертларны җәлеп итәргә туры килә. Сергей Валентинович белдергәнчә, аның эше чакыруны коллегаларына тапшыру белән генә төгәлләнми.
Мин һәрвакыт барысы өчен дә кайгырам, борчылам. Бигрәк тә хатын-кызлар ярдәм сорап шалтыратканда. Аларда истерика башлана. Мондый вакытта безнең төркемнең тизрәк урынга барып җитүе, кешене тынычландыруы кирәк. Мәсәлән, бер очракны яхшы хәтерлим. Өч ел элек Чаллыдан Казанга ике хатын-кыз килгән иде. Навигатор аларны бутаган, нәтиҗәдә, утыз градус салкында алар Карповка янында кар көртенә батканнар, һәм чыга алмаганнар. Аларда паника, төне буе алар белән элемтәдә тордым. Нәтиҗәдә, безнең ике хезмәткәр аларны таптылар һәм чыгардылар. Аннары хатын-кызлар безгә рәхмәт укыды. Үткән сменада Башкортстанда яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аның туганнары югалган, ул аларның кайдалыгын геолокация кушымтасы аша табарга тырышкан, җайланма Богородск авылын күрсәткән. Анда «трассовикларны» җибәрдем. Төне буе бу хатын-кыз белән хәбәрләшеп тордык, иртән югалган кешеләр Чаллыда табылды. Ул да ярдәмем өчен рәхмәтләр әйтте, - дип сөйләде оператив кизү торучы эштәге очраклар турында.
Ул җитди хәбәрләр арасында мәгънәсез очракларның да булуын әйтеп узды. Сергей Горшуновка психолог та, әдәпле тыңлаучы да булырга туры килә, ләкин биш минуттан да озаграк түгел. Регламент вакытны кирәкмәгәнгә сарыф итәргә рөхсәт итми.
Беренче чиратта, үзе белән таныштырып, нәрсә булганын кыскача аңлатып бирүләрен сорыйм. Кайвакыт безгә акылсызрак кешеләр белән дә эш алып барырга туры килә. Кемдер исерек хәлдә була. Кемдер соңыннан ачыкланганча, психоневрологик диспансерда исәптә тора икән. Мәсәлән, берәү су урлыйлар, дип зарланды, бикле фатирдан суыбыз каядыр юкка чыга, ди. Еш кына безгә ялгыз әбиләрне тыңлап торырга туры килә. Аларның сөйләшер кешеләре юк, шунлыктан полициягә шалтырата башлыйлар. Бу вакытта алар белән, әлбәттә, сөйләшергә тырышам, әмма катгыйрак булырга, гафу үтенергә һәм саубуллашырга кирәк, - дип билгеләп үтә Сергей Валентинович.
Ул Питрәч Эчке эшләр министрлыгының кизү тору частенә 2012 елда килгән. Хәзер аңа 53 яшь, 55 яшендә хезмәтен калдырып, лаеклы ялга китәргә туры киләчәк.
– Сезгә постыгызны калдырырга туры киләчәк, - дидем мин әңгәмәдәшемә.
– Әйе, - дип кыска гына җавап бирде ул.
- Ә сез телисезме?
Ул иңбашын гына сикертеп куйды. Үз хезмәтемә никадәр ияләнгән булсам да, барыбер китәргә кирәк, диде.
Мин яшь буенча бүлектә иң өлкән хезмәткәр, - дип йомгаклады ул сүзен һәм үз эш урынына ашыкты.
Озак сөйләшергә вакыты юк, хезмәт көтә, эшләре күп. Чөнки кизү тору часте контроле астында телефон гына түгел, махсус приемник, вакытлыча тоту изоляторы да бар. Ә анда кем генә юк, аларны күз уңында гына тотарга кирәк.
Сергей Горшунов Биектау районы Усад авылында туган, күпмедер вакыт Болгарда яшәгән. 1981 елда ул әтиәнисе белән Питрәчкә күченә, чөнки аның әтисе Валентин Ивановичны җирле район мәгариф бүлеге мөдире итеп эшкә чакыралар. Мәктәптән соң Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә, ләкин бер елдан соң студентны армиягә алалар. Ул Оренбургта һәм Свердловскида һава оборонасы гаскәрләрендә хезмәт итә. Демобилизациядән соң Кремль батальонына урнаша, анда сакта тора. Аннары Алабуга милиция мәктәбен тәмамлый. Хезмәтен Эчке эшләр министрлыгында төрле вазифаларда дәвам итә. Капитан дәрәҗәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа