Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәрби юлын сайлаган питрәчле тарихы

Курсант чагында ук СВОга китәсен белгән

2023 елда Казан танк училищесын тәмамлаган яшь офицер Дмитрий С. аз гына вакыт эчендә командир һәм тәҗрибәле остаз булып өлгергән.

Хәрби кешегә, бигрәк тә күптән түгел генә команда югары уку йортын тәмамлаган егеткә игътибар итмичә мөмкин түгел. Килешле хәрби формасы, төз гәүдәсе, елмаюы белән ул мәйданда ял итүчеләрнең карашын үзенә тартып торды. Дмитрий Питрәчтә туып-үскән. 2020 елда Казанның легендар танк училищесына укырга кергән. Бу уку йорты хәзер бөтен Россиягә танкист офицерлар әзерләүче бердәнбер уку йорты дип әйтергә була. Һәм махсус операция зонасындагы һәр офицертанкист аны тәмамлаган дияргә була.

– Хәрби булырга үзем карар кылдым. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар иде: физик әзерлек һәм сәламәтлек торышы моңа мөмкинлек бирде. Әйе, башта ияләшү авыр булды, миңа 18 яшь, ә анда кырыс дисциплина, катгый көн тәртибе. Өстәвенә, 2020 елда укырга керүем пандемия белән туры килде – алты ай изоляциядә! Ләкин мин беркайчан да хәрби булырга карар кылуыма үкенмәдем, үз урынымда булуымны бик тиз аңладым.

Дмитрийның әнисе Светлана Александровна Саферова район хастаханәсендә хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Кешеләрне ничек коткарырга һәм аларга ничек ярдәм итәргә икәнен ишетеп кенә белми.

– Әни беркайчан да хәрби профессиягә каршы булмады. Энем Сергей, сүз уңаеннан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагында эшли. Алар мине һәрвакыт хуплап торалар, – дип сөйләде Дмитрий.

Әле күптән түгел генә ул лейтенант погоннарын тапшыруларын көткән, ә бүген взвод командиры вазыйфасында өч экипажны сугышка алып бара, ә аның карарлары дистәләгән кешеләрнең тормышын хәл итә.

– 2023 елның декабрендә училищены тәмамладым. Гыйнвардан мартка кадәр Петербургта өйрәнүләр уздым. Аннары алгы сызыкка кердек, – ди ул. – Мин кайнар нокталарда хезмәт итәчәгемне баштан ук белә идем, СВОда булачагымны аңлый идем. Без училищены 131 кеше тәмамладык һәм барыбыз да – анда, кызганыч, беребезне югалттык. Беренче вакытта миңа үземнән олырак ир-атлар белән идарә итү уңайсызрак иде, миңа 23 яшь, ә аларның барысы да 35 яшьтән олырак. Без, яшь взвод командирлары, яңа гына оешкан батальонга килдек, кешеләрне иң баштан өйрәттек һәм аннары барыбыз бергә СВО зонасына кердек, – дип сөйләде ул.

Ә анда алгы сызыкта ничек булуы турында Дмитрий безгә сөйләмәде. Кыска гына:

– Без сугышчан бурычларыбызны үтибез, – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса