Хәрби комиссариат: Саклану министрлыгы белән контракт төзегәндә акча 10 көндә күчерелә
Бу хакта Татарстан Хәрби комиссариатының гражданнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Сергей Котин сөйләде.
Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегәндә, бер тапкыр түләнә торган акча 10 көн эчендә күчерелә.
«Саклану министрлыгы тарафыннан түләүләр бердәм исәп-хисап үзәге аша башкарыла, ул Саклану министрлыгының финанс органы. Бер елдан башлап контракт төзегәндә 195 мең сумлык түләүләр хәрби часть командиры боерыгыннан өземтә нигезендә мондый боерык басылганнан соң ун көн эчендә бердәм исәп-хисап үзәге аша башкарыла», - дип аңлатты бүлекчә җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia