Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәрби медикның алгы сызыкта татарстанлыларны коткаруы турында

Безнең герой “Алга” батальоны составында алгы сызыкка китә һәм ахыргача егетләр белән була

Яңа Салмачы авылыннан Апостол позывнойлы Олег Денисюк ике ел СВОда хәрби медик булып хезмәт иткән. Медиклар дошман өчен төп мишень. Сәбәбе гади: әгәр солдат медикны югалтса, өметен югалта, төшенкелеккә бирелә. Безнең герой “Алга” батальоны составында алгы сызыкка китә һәм ахыргача егетләр белән була. Аны ике тапкыр яралыйлар, аннары комиссовать итәләр. Кайтуга ул үз эшенә керешә – спорт массажы һәм мануаль терапия белән шөгыльләнүен дәвам итә.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

– Апостол – Библиядә Ходай илчесе. Ни өчен хезмәттәшләрегез сезне шулай атап йөртә башладылар?

– Позывнойлар төрле сәбәпләр аркасында бирелә. Без анда төрле яшьтәге һәм физик әзерлекле 450 кеше килдек. Авыр эш күп булды, шуңа күрә күнекмәгәнлектән барысының да диярлек аркалары, тезләре, аяклары авыртты. Егетләр чиратлап медпунктка килделәр. Без яраларны юдык, бәйләдек, мин массаж ясадым. Мин чыгуга минем яныма шунда ук кешеләр җыела башлады: кемдер киңәшергә тели, кемдер аны биш минутка гына булса да кабул итүен сорап килә. Моны күргәч, корал остасы Ильяс көлеп: “Синең арттан, Апостол артыннан йөргән кебек, бер төркем газап чигүчеләр йөри”, – диде. Кич белән инде бөтенесе дә мине шулай дип атый башлады.

Хәтта моның белән бәйле кызыклы очрак та булды. Рациядан мине комбат чакырды. Безгә элемтәне көйләргә офицер җибәргәннәр, диде. Миннән адашмасын дип, аны каршы алырга һәм озатып куюымны сорадылар. Мин аның артыннан барганда, тып-тын, кошлар сайрый иде. Теләсә кайсы фронтовик әйләнәтирәдә барысы да әйбәт һәм тыныч икән, димәк нәрсәдер булачак, дип әйтәчәк. Бөтен начарлык нәкъ менә шул вакытта кылына. Офицерның килгәнен күреп алдым. Икебезнең ара йөз метр чамасы булгандыр, шулчак мина шартлавын ишеттем. Һәм аңа “җиргә ят” дип кычкырдым. Ә мин инде үзем тиешле урында ятам. Ә ул, каушап калды, минем якка таба йөгерә башлады. Абынып егылды да, шартлау дулкыны белән посадкага барып төште. Мин аның янына шуышып бардым, 15 метр чамасы калгач, “Элемтәче, син исәнме?” дип кычкырып сорадым. Ә ул җавап бирмәде. Үлгән дип уйладым. Тагын да якынрак шуышып килдем, аның аягыннан тоттым. Ул куркып: “Кем бар монда?” – дип сорагач, җиңел сулап куйдым. Тавышы көр иде, димәк барысы да яхшы, иң мөһиме үтермәгәннәр. Егетләр: “Иң мөһиме яралыны Апостол янына алып барып җиткерергә кирәк, барып җитсә, аннары инде үлмәячәк”, – диләр иде.

Яралы янына якынлашканда, аның белән сөйләшергә, аңа дәшергә, үзеңнең кем икәнлегеңне әйтергә кирәк. Контузия вакытында кеше ориентацияне югалта, кайда булуын, аның белән нәрсә булганын белми, аңын югалта. Мин бу офицерга үземне Апостол дип әйттем. Ул минем позывнойны кабатлап сорады, аннары “Мине үтергәннәр икән”, дип кычкырып җибәрде. Әлбәттә, ул вакытта бер дә кызык түгел иде, аннан соң без аның белән аралаштык, көлештек. Ул хәтта яраланмаган да иде. Аңа бәхет елмайган.

– Хәтерегездә калган коткару очрагы белән уртаклашыгыз әле.

– 2023 елның февралендә “Алга” батальоны штурмга китте. Госпитальне без фронт сызыгыннан биш километр ераклыкта урнаштырдык. Мин ул чакта инде медрота командиры идем. Бик күпләп яралылар килә башлады. Салкыннан алар хәтта сөйләшә дә алмыйлар иде. Шуңа күрә мин даими рәвештә мичкә ягучы кешене билгеләдем, мич өстендә һәрвакыт ике эмаль чиләк торды – берсе борщ белән, икенчесе баллы чәй белән. Барысы да шунда җылыналар иде. Хезмәттәшләр әлегә кадәр моны искә алалар.

Уң як стена кырыенда бик каты яраланганнар ята иде. Бөек хирург Пирогов әйткәнчә, иң элек җиңелчә яралыларга ярдәм күрсәтергә кирәк, чөнки син каты яраланучылар гомере өчен көрәшкән арада җиңелчә яралылар авыраерга, ә син коткарырга теләгән авыр яралы үлеп китәргә мөмкин. Минем янга шәфкать туташы килде дә: “Каты яраланган кешене алып килделәр, исән кала торган түгел. Сине сорый” , – диде. Янына йөгереп бардым, ул канга баткан иде. Аңа таба иелгәч “Алга” шевронын күреп алдым. Ул пышылдап кына “Кощей” дип үз позывноен әйтте. Минем йөрәгем төшеп киткәндәй булды. Ул минем якын дустым иде. Кыйпылчык аның бит уртасына эләккән иде. Үзем дә моңа ышана алмыйм, ләкин караңгыда мин бит сөякләрен бербөтен итеп җыярга өлгердем. Аңа шундук капельница куйдылар, бәйләделәр. Башка яралылар да килеп җиттеләр, кулларыннан килгәнчә һәркем ярдәм итте. Без аның тирәсендә кырмыскалар кебек йөрдек, һәм мин аның ничек исән калганын аңламадым. Госпитальгә алып барганда аның йөрәге туктаган, ләкин аны реанимацияләгәннәр. Ул терелеп алгы сызыкка кайтты, икенче тапкыр башы яраланды. Ул исән.

– Сезнең “Авыр хәлдәгеләрне коткарган өчен” медале барысы турында да үзе сөйли. Сез Батырлык ордены белән дә бүләкләнгәнсез.

– Ул вакытта без Херсон өлкәсендә идек. Айдан артык көн саен атышлар барды, бу тормыш өчен бик куркыныч иде. Табибның эш үзенчәлеге шунда, нинди генә атышларга да карамастан, ул коткарырга тиеш. Ул вакытта шәхсән мин 70ләп кешене коткардым. Йөгереп барасың, окоптан окопка сикерәсең, барысын да тавышлардан аңлыйсың. Шартлау булуга ук сикереп торып чабарга кирәк. Синең бары тик 10-15 секунд кына вакытың бар. Барлык гамәлләрем өчен миңа Батырлык ордены тапшырдылар. Шул чакта мин беренче тапкыр яраландым.

– Каты яраланган көнегез турында сөйләгез әле.

– Бу 2023 елның 23 февраленнән 24енә каршы төндә Угледар янында булды. Ул чагында без күп кеше югалттык. Тәүлек эчендә мин 17 кешене куркынычсыз урынга күчердем. 500 метр тартып барырга кирәк иде. Бу ерак түгел кебек, ләкин бу бик кыен. Туктарга ярамый. Килеп җитәм дә кешене калдырам, су эчәм һәм атышкан җиргә үзебезнекеләр артыннан кире китәм. Ә дошман кемнеңдер тегендә-монда йөргәнен сизсә, аның медик икәнен аңлый. Беренче чиратта пулеметчыларга һәм медикларга аталар. Кире килгәндә яраландым. Мине “Д” категориясе буенча комиссияләделәр, ягъни хәрби хезмәткә тулысынча яраксыз.

– Сез ни өчен СВОга киттегез?

– Үз ватанымны азат итү өчен. Мин Кырым өлкәсендә тудым. Мәктәптән соң Симферополь хәрби училищесына укырга кердем, соңрак Киев милли традицион булмаган медицина университетында махсус курс тәмамладым. Украина Олимпия комитетында спорт массажисты булып эшләдем. Мәйдан башлангач китәргә булдым. Мин бу илдә башка бернинди яхшылык көтеп булмавын аңладым.

Аңа кадәр мин Италиядә кышкы Универсиадада Украинаның хоккей буенча җыелма командасы составында булдым, анда Татарстан делегациясен очраттым. Таныштым, аралаша башладым. Татарстанда спортны югары дәрәҗәдә үстерүләрен белгәч, гаҗәпләндем. Бу өлкәне кызыксынып өйрәндем, шуңа күрә Казанны сайладым. 2014 елда монда күченеп килдем, аннары хатыным белән кызымны алып кайттым. Дүрт ел элек без Яңа Салмачыда ипотекага йорт алдык. Бүгенге көнгә мин барысы өчен түләп бетердем, бурычларым юк.

2022 елда хәрби комиссариатка барыр алдыннан, әкренләп эшләрне җайладым. Аннары медицина комиссиясе, ФСБ линиясе буенча тикшерү башланды. Ахырга кадәр, алмаслар, дигән уй ташламады, чөнки мин Украинаның элеккеге гражданины.

Безне Казанда Үзәк хәрби комиссариатка җыйдылар, һөнәри яраклылык буенча бүлә башладылар. Миңа чират җитте. “Миңа пулемет бирегез, алдынгы штурм отрядлары составында хезмәт итәргә телим”, дидем. “Без сиңа пулемет бирербез, ләкин син медик булырсың, син бердәнбер медик”, диделәр. Аннары мин ризалаштым, 300 мең сумлык дарулар сатып алдым. Кая барганымны белә идем бит.

Башта без Тоцкида булдык. Анда хәрби медицина буенча беренче көнне үк эшли башладым. Безне озак кына плацта тоттылар, бик эссе иде, өч егет эпилепсия өянәге белән егылды. Мин беренче яралыны да Тоцкида кабул иттем. Машина йөртүчемеханикка факел шикелле ут капты, ул бик нык пешкән иде.

– Хәзер барысы да артта калды, сез өйдә. Күргәннәрегез һәм кичергәннәрегез төшегезгә кереп куркытмыймы?

– Беренче тапкыр яраланганнан соң йокымсырап ятканда Донецк өлкәсеннән телефоннан шалтыраттылар. Трубканы алдым. Егетләр паникада: “Безнең кулда ике яралы, нишләргә?” диләр. Сумкам кайда, дип сорадым. Шунда окопта, диделәр. Шулай бергәләп телефон аша киңәшләр биреп егетләрне коткарып калдык. Сөйләшеп бетердек, мин яттым да шунда ук йокыга да киттем. Менә сезгә җавап. Төшкә мине куркыныч хәлләр кереп борчымый. Егетләр белән мин элемтәдә торам, алар ялда булганда күрешәбез дә.

Үзем үткән юлны искә алганда, миндә үзем турында бернинди героик фикерләр дә тумый. Мин үз эшемне эшләдем һәм аны яхшы эшләргә тырыштым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса