Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрби хезмәткә чикләү белән яраклылар мобилизация вакытында контракт төзи алачак

Төзәтмәләрне «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы законга кертергә тәкъдим ителә.

Хәрби хезмәткә чикләү белән яраклы (ограниченно годный) дип танылган Россия кешеләренә мобилизация, хәрби хәл һәм сугыш вакытында контракт белән хезмәт итүгә рөхсәт бирергә телиләр. Алар Россия Кораллы көчләре (ВС РФ) белән контракт төзи алачак.

Закон проекты нигезендә, хәрби хезмәткә чикләүләр белән яраклы дип танылган гражданнар, РФ Саклану министрлыгы исемлегендә билгеләнгән авырулары булмаса, контракт белән хезмәт итә ала. Россиядә «контракт төзелә алмаган гражданнар арасында контракт буенча хәрби хезмәткә керергә теләүчеләр саны шактый күп», диелә аңлатма язуында.

Сүз, аерым алганда, хөкем ителгәннәр турында бара. Хәзер әлеге категория гражданнарны мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыру мөмкинлеге каралган (җенси кагылгысызлыкка каршы җинаятьләр кылган, терроризм, дәүләткә хыянәт, шпионаж һәм башка авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәрдән тыш). Яңа документта шундый ук алым кулланырга тәкъдим ителә.

Авторлар шулай ук хөкем ителгәннәргә һәм контракт белән хәрби хезмәткә керергә теләүчеләргә мобилизация чорына, хәрби хәл һәм сугыш вакытына охшаш алым кулланырга тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса