Яңа ел бәйрәмнәрендәге ялларның бер өлеше майга күчерелә
Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җомга, 2021 елның 31 декабре, татарстанлылар өчен ял көне булачак.
1-6 гыйнвар, ә тагын 8нче гыйнвар – Хезмәт кодексы нигезендә яңа ел каникуллары, 7 нче гыйнвар – эшләми торган бәйрәм көне – Раштуа бәйрәме.
2022 елда 1 һәм 2 гыйнвар бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килү сәбәпле, яллар 1 гыйнвардан — 3 майга (сишәмбе ); 2 гыйнвар – якшәмбедән 10 майга (сишәмбе) күчерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа